Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ел башыннан алып Кукмараның «Ашыгыч ярдәм» бүлеге 4800 шалтырату кабул иткән

Район үзәк дәваханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенең өлкән фельдшеры Рузалия апа Әхмәтҗанова белән эшчәнлекләре турында сөйләштек.

Авырып китсәк тә, берәр бәхетсезлек очрагына тарысак та, иң элек ашыгыч ярдәм бүлегенә шалтыратабыз. Аларның ныклы канатлары, җитезлек, осталыклары күпме гомерләрне саклап калуын күз алдына да китерү мөмкин түгел. Әлеге һөнәр ияләренең тормышыбыздагы роле коронавирус белән бәйле вәзгыятьтә тагын да артты. Район үзәк дәваханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенең өлкән фельдшеры Рузалия апа Әхмәтҗанова белән эшчәнлекләре турында сөйләштек.

- Рузалия Фоатовна, сез озак еллар район үзәк дәваханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә хезмәт куясыз. Эшкә беренче килгән көнегезне, ярдәм күрсәткән авыруыгызны хәтерлисезме?

- Мин бирегә Яшел Үзән районындагы медицина училищесын тәмамлаганнан соң килдем һәм шуннан бирле, 43 ел буе, райондашларга хезмәт күрсәтәм. Ул вакытта ашыгыч ярдәм бүлеге кечкенә генә бер бүлмәдә урнашкан, чакыруларны санитарка кабул итеп ала иде. Дәваханәне исә баш табиб Николай Николаев җитәкләде. Ул бик таләпчән, булдыра торган кеше иде. Мин – яшь белгечкә тәҗрибәле фельдшерларның ярдәме зур булды, Люция апа Гыйниятуллинаны һәрвакыт зур хөрмәт белән искә алам. Ул бүгенге көндә Казанда гомер итә. Ә беренче авыруым югары температуралы кеше иде. Аңа стандарт буенча хезмәт күрсәттем.

Элеккеге кешеләр күпне күрдек, дип сөйли бит. Мин дә нәкъ шулар шикелле эшли башлаган вакыт белән хәзергене чагыштырып карый алам. Бүгенге көндә ашыгыч ярдәм бүлегендә халыкка хезмәт күрсәтү өчен бөтен уңайлыклар булдырылган: бүлмәләр якты, иркен, заманча аппаратура, җиһазлар, кирәкле барлык төр дарулар белән тәэмин ителгән. 2016-2019 елгы дүрт ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы бар: ике Форд, Газель, УАЗ. Алар барысы да «Б» класслы, ягъни дефибриллятор, үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппараты һәм башкалар белән көйләнгән. Бу авыр хәлдәге авыруларны Арчага, Казанга алып барырга мөмкинлек бирә. Элеккеге машиналарда мондый уңайлыклар юк иде. Болар барысы да - район җитәкчелеге, үзәк дәваханәнең баш табибы Равил Билал улының хезмәт нәтиҗәсе.

- Ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлегендә ничә кеше хезмәт куя?

- Коллективта фельдшер, машина йөртүче, кече медицина хезмәткәрләре белән барлыгы 27 кеше эшлибез. Бер тәүлеккә өч бригада чыга. Берсе – 8.00-16.00, икенчесе – 16.00-8.00, өченчесе 18.00-6.00 сәгатьләр аралыгында хезмәт куя. Сигез фельдшерыбызның барысы да – югары категорияле, тәҗрибәле, еллар белән сыналган кадрлар. Алар һәр биш ел саен укып, белемнәрен яңартып торалар. Биш диспетчерыбыз чакыруларны кабул итә. Алар һәрвакыт игътибар белән тыңлыйлар һәм авыруның хәлен җиңеләйтү өчен киңәшләрен әйтеп, белешмә-мәгълүмат бирәләр, медицина бригадасын җибәрәләр. Иң мөһиме – диспетчерларның сорауларына тиз җавап бирергә, авыруның билгеләрен төгәл тасвирлап, адресны дөрес әйтергә кирәк.

Кайвакыт, ярдәм озак килде дип, халык арасында ризасызлыклар да килеп чыга. Бу исә сменада бер генә бригада эшләүгә бәйле. Алар кукмаралыларга гына түгел, авылларга да хезмәт күрсәтә. Көткән кешегә һәрвакыт озак тоела бит ул. Чакыруны кабул итеп алганнан соң, бригада урынга егерме минут эчендә барып җитәргә тиеш.

Шулай ук ашыгыч ярдәм бүлегендә кичектергесез ярдәм (неотложка) кабинеты эшли. Анда шимбә, якшәмбедән тыш көн саен табиб кабул итә. Кайвакыт кинәт кенә чирләп китеп, табибка язылу мөмкинлеге юк икән, шунда мөрәҗәгать итәргә була.

- Ашыгыч ярдәм бүлегендә эшләгәч, шоферлар, санитаркаларга да җаваплылык өстәләдер?

- Бүлектә сигез машина йөртүче бар. Без һәрвакыт аларның ярдәменә таянабыз: носилканы күтәрергә, тиз арада аппаратларны көйләргә кирәк. Шуңа күрә машина йөртүчеләр дә беренче ярдәм күрсәтү буенча махсус курслар үтә.

Җыештыручыларыбыз исә бишәү. Алар чисталык өчен җавап бирә, авыруларны лаборатория, рентген бүлмәләренә озаталар. Хезмәтләре бер дә җиңел түгел, көнне аяк өсте үткәрәләр.

- Сездән тизлек, оперативлык таләп ителә. Төнлә дә уяулыкны  сакларга туры килә...

- Машинада авыру янына барганда ук аңа ничек ярдәм күрсәтү турында уйлыйсың. Кешенең сызланганын, кичерешләрен күргәннән соң, йокы да бик тиз ачыла. Һәрбер авыру белән эшләүнең үз стандарты бар, шуннан чыкмыйбыз. Безнең максат – кешегә беренче ярдәм күрсәтеп, аны исән-сау дәваханәгә алып килеп җиткезү һәм табибларга тапшыру. Шуннан соң гына җилкәдән авыр йөк төшә. Һәр эш поликлиника мөдире Руслан Димитриев, баш табиб урынбасары Нурзидә Зариповалар белән киңәшеп башкарыла, алар – белемле, тәҗрибәле табиблар, халык белән бик тиз уртак тел таба беләләр. 

- Соңгы вакытта шалтыратулар арттымы, коронавирус сезнең эшкә нинди төзәтмәләр кертте?

- Яңа инфекцион авыру килеп чыгу сәбәпле, эшләр катлауланды. Миннән килеп мазок алыгыз, кемдер читтән кайтып урамда йөри, безгә нишләргә, дип борчылып шалтыратучылар күп. Диспетчерлар һәрберсенә аңлата, тынычландыра. Температуралы авырулар янына махсус киемнән барабыз. Чалбар, костюм, халат, алъяпкыч, бахилы, маска һәм башкаларны кию шактый минутны ала. Кайвакыт әлеге формада көннәр буе йөрергә туры килә. Әмма зарланып булмый, үзебезне дә, башкаларны да сакларга кирәк.

- Рузалия апа, сез үзегезне башка һөнәр иясе итеп күз алдыгызга китерә аласызмы? Нишләп медицина өлкәсен сайладыгыз?

- Элек-электән табибларга хөрмәт зур булган, без дә шулай тәрбияләндек. Әти-әнием дә картлык көннәрендә ярдәмем тияр дип, әлеге һөнәр буенча укуымны теләделәр. Аллага шөкер, алар бик канәгать булып, кешеләргә ярдәм итүем белән чын күңелдән горурландылар, үзләренә дә булыша алдым. Әни һәрвакыт: «Кешеләргә каты эндәшмә, авыр сүз әйтмә», - дип киңәшләрен бирә иде, әле дә шул сүзләрдән чыкмаска тырышам. Хәзерге вакытта мин пенсиядә, өч оныгым бар, әмма өйдә утыруны күз алдына да китерә алмыйм.

- Шулай да көн саен авырулар белән эшләү бер дә җиңел түгелдер...

- Эшемне, хезмәттәш-ләремне, гомумән, кешеләрне бик яратам. Безнең хезмәтебез авыр булса да, бик кызыклы. Бәлки «кызыклы» дип әйтүне кемдер аңлап та бетермәс. Һәрвакыт яңа кешеләр белән очрашабыз, һәркемнең авыру тарихы үзенчәлекле. Билгеле, начар тәмамланган очраклар да була. Бигрәк тә тромб, инфаркт булганда кешенең гомерен саклап калуы авыр. Аларның берсе дә эзсез генә узмый, йөрәккә уелып кала. Бервакыт инсульт кичергән, бик авыр хәлдәге хатын-кызны Арчага озатырга туры килде. Терелеп кайта алырмы инде бу дип, юл буе борчылып бардым. Шуннан соң күпмедер вакыт узгач, көтмәгәндә генә банкта чиратта торганда әлеге ханымны очраттым. Авыруны сау-сәламәт күрү - табиб өчен иң зур сөенеч.

- Рузалия Фоатовна, әңгәмәгез өчен рәхмәт, эшегездә уңышлар телим.

Ел башыннан алып «Ашыгыч ярдәм» бүлеге 4800 шалтырату кабул иткән, бүлеккә 5400 кеше мөрәҗәгать иткән.

 

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев