Битләнгер егете Инсаф Нотфуллинны яңа ачышлар көтә
Уку елы тәмамланырга да санаулы көннәр калып бара. Тиздән барлык белем йортлары да, үзләренең "кошчык"ларын җәйге каникулларга очырып, бушап калырлар. Поч.Сутер мәктәбенең унберенче сыйныфын да быел сигез укучы тәмамлый. -Дүрт егет, дүрт кыз алар. Барысы да актив, тырыш. Укуда да, спорт, җәмәгать эшләрендә дә һәрвакыт алдынгылар рәтендә. Ә Инсаф Нотфуллин...
Уку елы тәмамланырга да санаулы көннәр калып бара. Тиздән барлык белем йортлары да, үзләренең "кошчык"ларын җәйге каникулларга очырып, бушап калырлар. Поч.Сутер мәктәбенең унберенче сыйныфын да быел сигез укучы тәмамлый.
-Дүрт егет, дүрт кыз алар. Барысы да актив, тырыш. Укуда да, спорт, җәмәгать эшләрендә дә һәрвакыт алдынгылар рәтендә. Ә Инсаф Нотфуллин - сыйныфның лидеры, безнең горурлыгыбыз. Мәктәптәге бер генә чара да аннан башка узмый. Яхшы укый, техник иҗат буенча районда гына түгел, республикакүләм, халыкара бәйгеләрдә, олимпиадаларда да катнашып, призлы урыннар яулый. Спортчы егетләребез Владимир Виноградов, Ленар Шәйфетдиновлар исә самбо һәм дзюдо буенча республика җыелма командасы составына кертелделәр, - ди сыйныф җитәкчеләре Роза Шәйфетдинова.
Инсаф Нотфуллин техник иҗат белән кечкенәдән мавыкса да, әлеге эшкә чынлап торып югары сыйныфларда укыганда гына алына.
-Дустым Алексей Сәйфуллин белән бергә җылылык һәм электр энергиясен экономияли торган җайланма уйлап табуыбыз әле бүгенгедәй хәтердә. Практикада кулланып, соңгы нәтиҗәне белгәнче шактый дулкынланган идек. Җайланма фатир яисә йортларның җылылык торбаларына беркетелә. Без аның айга ике мең сумга якын акчаны янга калдыруына инандык, - ди Инсаф. - Узган ел "Акыллы җилләткеч" ясаган идем. Ул бер сәгать дәвамында бинадагы һава алмашуны тәэмин итә.
Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасыннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев