Артык акча беркемдә дә юк, әмма үзара салымны түләү үзебез өчен кирәк
Үзара салым акчалары турында сүз чыккач, халыктан төрле фикер ишетергә туры килә. Кайберәүләр аның мөһимлеген аңлап, үз өлешен кертергә ашыкса, икенчеләре "минем артык акчам юк" дип кырт кисә. Ә поселокта башкарылган эшләр һәркемнең күз алдында. Үзара салым буенча республика программасы районда инде өч ел рәттән уңышлы эшләде. Халыктан җыелган һәрбер...
Үзара салым акчалары турында сүз чыккач, халыктан төрле фикер ишетергә туры килә. Кайберәүләр аның мөһимлеген аңлап, үз өлешен кертергә ашыкса, икенчеләре "минем артык акчам юк" дип кырт кисә. Ә поселокта башкарылган эшләр һәркемнең күз алдында.
Үзара салым буенча республика программасы районда инде өч ел рәттән уңышлы эшләде. Халыктан җыелган һәрбер сум өчен дәүләттән дүрт сум өстәп бирелү - ул аз акчалар түгел, аның ярдәмендә күп эшләрне башкарып калырга була, ә киләчәктә мондый мөмкинлекләр буламы, юкмы, билгесез.
-Быел да хөкүмәт тарафыннан шундый мөмкинлек тудырылган икән, файдаланып калырга кирәк. Шуңа күрә битараф булмыйча, актив рәвештә 25 мартка кадәр акчаларны җыеп тапшыру сорала. Әлеге акчалар халыкның тормыш шартларын яхшырту өчен тотылачык. Ут, су, газ мәсьәләләре, тротуарлар ясау, күпкатлы йортларның ишегалларын тәртипкә китерү, чүп контейнерлары урнаштыру кебек үткән елларда башланып киткән эшләр быел да дәвам итәчәк, - дип билгеләп үтте поселок башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллин.
Чыннан да, үзкертемнәрне вакытында түләп, без поселокны төзекләндерүгә зур өлешебезне кертә алабыз, үзебезне борчыган бик күп проблемаларны хәл итү юллары да табылачак. Чөнки бар авырлыклар да финанс мәсьәләсенә кайтып кала. Ә тапшырылган үзкертем акчаларының урынлы файдаланасына шик булырга мөмкин түгел, чөнки эш план нигезендә билгеләнеп, смета документлары әзерләнә, һәр сумның кайда тотылачагы хәл ителә. Программаның мөһимлеген аңлап, аның суммасын күбрәк итеп җыярга карар кылган җирлекләр дә булды, шул ук вакытта аның асылына төшенмичә ялгыш фикер йөртүчеләр дә бар әле.
-Бер кешенең дә күңелендә "түләмичә калып була" дигән фикер булырга тиеш түгел, чөнки түләмәүчеләрнең исемлеге билгеле. Әҗәтлеләр закон нигезендә административ җаваплылыкка тартылачак. Үзкертемнең суммасы 300 сум булса, бурычлыларга беркетмә нигезендә штрафны җиде-сигез тапкыр арттырып түләргә туры киләчәк. Мондый күңелсез хәлләргә барып җитмәсәк иде, - диде Райнур Нотфуллин.
Үткән атнада "Разин" иҗтимагый үзидарәсе рәисе Валентин Иванов җитәкчелегендә дә 2016 елда үзара салым акчаларын түләмәүчеләрнең өйләренә рейд оештырылды. Әҗәтлеләргә кисәтү кәгазьләре тапшырылып, мөмкинлеге булганнар үзкертемнәрне шунда ук түли алды.
"Безне акча җыеп йөрисез дип, гаепләп, ышанып бетмәүчеләр дә бар. Кемдер эшне зурга җибәрмим дип үзкертемне безгә тапшыра, икенчеләре белер-белмәс кешеләрдән шикләнеп, акчаларны үзем илтеп бирәчәкмен, ди. Өлкәннәр белән эшләве авыррак, алар пенсияләренең аз булуыннан, ә дарулар - барысы да кыйммәт, җиткереп булмый дип зарланалар", - диделәр кисәтү кәгазьләрен өләшүче Гөлфия Хәмәтшина белән Оля Гайзуллиналар.
-Үткән ел үзкертем акчаларын җыйган вакытта акчасыз чагыбыз иде. Аннан соң сораучы булмады, шулай онытылып калды, - диде поселокның Азин урамында яшәүче бер ханым. - Кукмара үзәге матурланды инде, без - өлкәннәргә бу бигрәк тә сизелә, әлеге үзгәрешләр читтәрәк урнашкан урамнарга да кереп җитсен иде.
Әлеге ханым үткән елгы һәм быелгы үзара салымын түләде. Шунысына да игътибар иттек: әҗәтлеләр арасында җитеш тормышта яшәүчелэр дә бар. Рейд вакытында да купшы-купшы йортларга кереп, кисәтү кәгазьләре калдырырга туры килде...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев