Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Арпаяздан Ирек Сәләхетдинов республика гранты хисабына эшчәнлеген киңәйткән

Ул бер мең квадрат метрлы ягып җылытыла торган теплицасында кыяр, помидор һәм чәчәк кәлшәләре үстерә.

Арпаяз авылында яшәүче, әбиебез урынына калган иң якын кешебез Камәрбану апаның өстәлендә һәрчак яңа гына түтәлдән өзелгән кыяр була. Тәлинкәгә турап куюга шул арада өенә тәмле ис тарала. «Күршем сыйлый, сез дә авыз итегез әле», - дип кыстый торгач, апрель аенда ук без дә әнә шулай хуҗалыкта үскән кыяр белән сыйланып кайтабыз.

Сүз 2016 елда крестьян-фермер хуҗалыгы булып оешып, яшелчәчелек юнәлешендә үз эшен алып баручы Ирек Сәлахетдиновның бакча җимешләре турында бара. Бүгенге көндә 1 мең квадрат метр мәйданлы, ягып җылытыла торган зур теплицасында яшелчә кәлшәләре, кыяр һәм помидор үстерә ул.

Туган авылында яшәүче крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы үз эшен башлау турында күптәннән хыялланган була.

«Әти-әнием гомер буе хуҗалыкларында мал-туар асрады, бакча тутырып яшелчә, җиләк-җимеш утыртты. Үзебез дә кечкенәдән йорт-кура тирәсендә кайнашып, бар эшкә дә өйрәнеп үстек.Мәктәптә укыганда ук минем я күпләп бозаулар асрыйсым, я кыяр-кәбестә үстереп-сатып акча эшлисем килә иде. Студент елларымда да әлеге уй башымнан чыкмады. Шактый вакыт узып, яңа эш башлаучыларга хөкүмәт ярдәмнәре бирелә башлагач, Кукмара делегациясе белән Венгриягә барып, анда венгрларның яшелчәчелек буенча эш тәҗрибәләре белән танышып кайтканнан соң, ниһаять, тәвәккәлләдем – моннан дүрт ел элек рәсми рәвештә крестьян-фермер хуҗалыгы булып теркәлдем һәм тулысынча күңел түремдә йөрткән эшкә чумдым. Теләк һәм тырышлык булса, бер дә хафаланасы түгел, мөмкинлекләрне үзвакытында файдаланасы икән ул», - ди Ирек.

Бакчасында кечкенә кенә теплица корып, шунда беренче тапкыр кәлшәләр утыртуын, тернәкләнеп китәрләрме, җылылык җитәрме, сатып алучыларны кызыксындыра алырмынмы дип, төн йокысы качкан вакытларны да яхшы хәтерли Ирек.

«Теплицаны поликарбонаттан түгел, ә кояшның зарарлы нурларын тоткарлап кала торган махсус полиэтиленнан ясадым. Кыш көннәрендә кар аннан үзе шуып кына төшә, икенчегә яңарту да күп чыгымнар сорамый. Теплицаны ягып җылытыла торган итеп эшләдем. Баштарак кәлшәләрне бер генә түгел, ә берничә сортлыны чәчкән идем. Алга таба күбрәк нинди төрләргә сорау зур булуын чамаладым, хәзер шуларга өстенлек бирәм», - ди ул.

Билгеле булганча, республикада инде берничә ел дәвамында «Татарстан Республикасында эш башлаучы фермерларга ярдәм итү» программасы уңышлы гына эшләп килә. Ирек Сәлахетдинов та аның буенча грант алу өчен берничә ел рәттән барлык документларны әзерли, бизнес-план төзи һәм заявка бирә. Эш башлап җибәргәннең өченче елында әлеге ярдәмне алуга ирешә, ике кешегә эш урыны булдыра, аларга үзвакытында хезмәт хакы түли, Пенсия фондына, салым органнарына акчалар күчерә.

«Грантның ярдәме бик зур булды. Янәшәдә генә икенче бер зур теплица ясап, эшчәнлекне тагын да киңәйтә алдым. Гыйнвар ахырында теплицаларны җылыта башлыйм. Орлыкны кибет-базардан түгел, ә шул юнәлештә хезмәт куючылардан алырга тырышам. Иң элек орлыкларны кечкенә теплицага чәчеп үстерәбез, тишелеп чыгып ике-өч атна узгач, зурга күчерәбез. Быел 1150 төп кыяр һәм 1000нән артык помидор кәлшәсе утырттык», - ди бакчачы.

Без бакчадагы 20-30 төп яшелчәне дә көч-хәл белән тәртипләп тотабыз. Ә монда нинди зур мәйданны биләүче теплица турында сүз бара. Кәлшәләрне утырту гына түгел, аларны тәрбияләргә, үзвакытында урнаштырып та барырга кирәк бит әле.  

«Мин яшелчәләрне һәрчак яхшылап эшкәртелгән, черемә кертелгән туфракка утыртам. Бернинди химик препаратлар кулланмыйм. Черемә – иң яхшы ашлама. Кыяр ул җылыны, дымны ярата. Баштарак теплицага суны өч кеше өч-дүрт сәгать дәвамында сибә идек, хәзер тамчылап сугару алымын кулланабыз. Кыярның төп сабагын гына калдырам, калган сабакчаларны, зур яфракларның һәммәсен кисәм. Әгәр болай эшләмәсәң, бер төптән берничә үсеп чыга, һәм ул куе урманга әйләнә, рәт араларында һава йөрми, кыярларны җыю да бик уңайсыз була. Помидор үстерүне дә алай авыр димәс идем. Шулай ук артык ботакларын, яфракларын сындырып торырга кирәк. Аннары мин сезонга өч тапкыр әчетке ясап сибәм. Уңышны арттыруда аның өлеше шактый зур. Фитофтора төшмәсен өчен һәркемгә теплицаларны даими рәвештә җилләтеп торырга тәкъдим итәм. Ә инде үзвакытында урнаштыруга килгәндә, аерым кибет, сәүдә нокталарына мөрәҗәгать итәм, дип әйтә алмыйм, “чыбыксыз” телефон яхшы эшли, шулай ук социаль челтәрләрдә ачылган “бит”ләрне дә күп кеше күзәтеп бара. Туганнар һәрчак булыша, һәммәсенә дә рәхмәтем зур», - ди фермер хуҗалыгы башлыгы.

Күз курка, ә кул эшли. Ирек Сәлахетдинов та әнә шулай ди. Аның хыялы – эшчәнлеген тагын да арттыру һәм күбрәк эш урыннары булдыру.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев