Зур Сәрдек сәхнәсендә - чираттагы тамаша!
Нәсел тамырлары, әнисе Нәгыймә абыстай ягыннан Мәчкәрәгә тоташкан Чыңгыз Айтматовның "Гүзәлем Әсәл" әсәрен сәхнәләштергән Әтнә театры артистларының уенын тамашачы алкышлап карады.
Киләсе елга авторның 90 еллыгы. Шул уңайдан районда узачак чараларга әтнәлеләрнең бу спектакле белән старт бирелде. Искиткеч көчле һәм һәр чорга актуаль булган бу әсәрне ел дәвамында районыбыз тамашачылары әле карый алачак. Мәдәният йорты фойесында, китапханәче Наилә Шакирова тарафыннан язучының китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Чыңгыз Айтматовның нәсел шәҗәрәсен тапкан, исән чагында үзен күреп калган райондашыбыз, район музее директоры Ләбүдә апа Дәүләтшина, язучы турындагы матур истәлекләре белән уртаклашты. Мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Нуриев, ЧыңгызАйтматов исемендәге гимназия директоры Васил Касыймов, лаеклы ялдагы хөрмәтле укытучыбыз Хәлимә Мөхәммәтгалиеваларның чыгышлары да тәэсирле булды. Бу очрашуда катнашкан Әтнә театрының директоры Ленур Зәйнуллин, артистлар белән таныштырып, тамашачыларга үзенең рәхмәтләрен җиткерде.
Рәмзия ХӨСӘЕНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев