Зур Сәрдек егете Илназ Сабиров: "Тәүлегенә өч кенә сәгать йокладым"
Зур Сәрдек авылы егете Илназ Сабиров Армиядә бер ел түгел, ә 11 ай гына хезмәт итеп, әти-әнисен, якыннарын сөендереп, инде ноябрь аенда ук туган йортына аяк басты. "Безнекеләр тиешле вакытны тутырып кайттылар бит, ничек әле аңа гына мондый "почет" соң?" - дип кызыксынып куярлар уллары хезмәт итеп кайткан әти-әниләр. Сәбәбе...
Зур Сәрдек авылы егете Илназ Сабиров Армиядә бер ел түгел, ә 11 ай гына хезмәт итеп, әти-әнисен, якыннарын сөендереп, инде ноябрь аенда ук туган йортына аяк басты. "Безнекеләр тиешле вакытны тутырып кайттылар бит, ничек әле аңа гына мондый "почет" соң?" - дип кызыксынып куярлар уллары хезмәт итеп кайткан әти-әниләр. Сәбәбе бар - Илназ МЧС гаскәрләрендә хезмәт иткәндә, Ерак Көнчыгышта булган су басуларга каршы көрәшергә дип үз теләге белән китә. Чын ир-егетләр холкы, тәвәккәллек күрсәткәне өчен якташыбызга һәм аның белән бергә булган иптәшләренә Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү мәсьәләләре буенча министр Владимир Пучков хезмәт итү срогын бер ай алдан төгәлләү турында махсус приказ чыгара.
Амур елгасының нинди зур күңелсезлекләр, бәла-казалар алып килгәнен күреп, ишетеп тордык. Ә инде андагы мәхшәрне үз күзе белән күргән, су басуларга каршы көрәштә катнашкан Илназның үзеннән кичерешләрен ишетү аеруча тәэсирле булды.
-Мин Мәскәү өлкәсендәге Нагинск шәһәрендә хезмәт иттем, - дип башлады ул сүзен. -Август аенда командирлар: "Кемнәрнең Ерак Көнчыгышка ярдәм итәргә барырга теләге бар?"- дип сорагач, берсүзсез риза булдым. Әлбәттә, ул вакытта безгә беркем дә хезмәт итү срогы бер ай алдан төгәлләнәчәк, дип әйтмәгән иде. Хабаровск шәһәренә Мәскәүдән 8 сәгать самолетта очтык. Аэропорттан тиешле урынга асфальт юлдан барганда шуңа игътибар иттек - су басканлыктан инде дамба кырые күренми, юл кырыена чүгәләп балык тотып утыручылар исә шактый. Соңрак без үзебез дә 4 килограммлы балыклар тоткаладык, ратан, кита эләгә иде. Хабаровск шәһәренә су килә генә башлаган иде әле. Аның якынлашканын шуннан белеп була - шәһәр эчендәге люклардан су сиптереп, агып утыра. Беренче мәлдә куркыныч тоелса да, аннары ияләнәсең инде. Без барганда Хабаровск шәһәре районында елгадагы су биеклеге 6,57 метр күрсәткечкә җиткән иде. Соңгы тәүлектә су 17 сантиметрга күтәрелде, диделәр. (Амурда су күтәрелү буенча иң югары күрсәткеч 1897 елда теркәлгән, суның биеклеге бу вакытта 6,42 метрны тәшкил иткән. -авт) Амур елгасында су көннән-көн арта барды. Суны шәһәр эченнән көчле мотопомпалар белән кудылар. Шәһәрнең елгага якын урнашкан өлешендәге йортларның подвалларына, 1нче катына су тулган. Ул тагын да күтәрелмәсен өчен без ком салынган капчыклар белән вакытлыча саклану дамбалары төзедек. Көн саен берәр чакрым озынлыкта дүртәр рәт капчык тезеп бара идек. Бертуктаусыз 12шәр сәгать эшләсәк тә, шәһәр халкы арасыннан безгә булышырга теләк белдерүче күренмәде. Шулай тиеш, дип кабул итәләр иде, килеп карап, тикшереп торучылары да күп булды.
Ике атнадан соң солдатларны Комсомольск на Амуре шәһәренә алып китәләр. Бер айдан артык Ерак Көнчыгышта булырга туры килә аларга. Әлбәттә, көне буе ком тутырган авыр капчык күтәреп йөреп, арып-алҗып, талчыгып бетәләр егетләр.
-Бу шәһәрдәге халыкның безгә карата мөнәсәбәте бөтенләй башкача булды, - дип сүзен дәвам итте Илназ. - Һәркем безне өй ризыгы белән сыйларга тырышты, әле аның күпмесе артып та кала иде. Әлеге шәһәрдәге барлык күпкатлы йортларның беренче катын су баскан иде. Шәһәр читендәге, суның биеклеге 6,5 метрга исәпләп 1974нче елда төзелгән дамбаны тугыз метрга күтәрттек без. Озынлыгы 5 чакрымга сузылган әлеге уникаль гидротехник корылма Мылкин дамбасы дип атала. Бу урынга бернинди транспорт белән дә кереп булмаганлыктан, шуның кадәр ерак арага комны күтәреп ташырга туры килде. Берничә чакрымга сузылган, ике генә кеше сыешлы тар юл: ком тутырган капчыкны аркаңа саласың да, аны бертуктамый ике чакрым күтәреп барасың, ә каршыңа инде капчыгын урнаштырган, икенчесенә дип баручы хезмәттәшләрең очрый. Көн дәвамында ничә чакрым гына юл уздык икән?! Дулкын бәргәч, капчыкның тагын да авырайганын уйласаң, күпме көч таләп ителгәнен чамалавы авыр түгел. Тәүлеккә өч кенә сәгать йоклаган көннәребез күп булды.
-Улымның шунда киткәнен белгәч, ашым-аш, йокым-йокы булмады, - дип сүзгә кушылды Илназның әнисе Светлана апа. - Күзне телевизордан алмадык инде, аны "Яңалыклар" тапшыруларында күргән чаклар да булды. Көн саен телефон аша хәлен белешеп тору да борчылуларыбызны бераз җиңеләйтте.
Солдатларга ком күтәргән капчык ташудан тыш, Мылкин дамбасын саклау да бурыч итеп куела. Чөнки дамба агып киткән очракта, бөтен шәһәргә тулаем су эчендә калу куркынычы яный. Су комны ашап бармасын өчен егетләр билгеле бер участокларда, 7-8 сәгать дәвамында тент, щитлар күтәреп торырга мәҗбүр булалар. "Су үткәрми торган киемнәрдән булсак та, боздай салкын дулкын биткә, гәүдәгә китереп бәрә иде. Көчле давыл вакытында аеруча авыр булды, әмма бездән башка кем ярдәмгә килер соң, дигән уй белән түздек, тырыштык, - ди Илназ. -Су баскан җирләрнең иге-чиге күренми иде, күз алдыгызга китерәсезме - сез көймәдә йөзеп барасыз, ә аста өй, аның морҗа башы күренеп кала. Җир өсте биеклегеннән унар метр биеклектә су булсын да, ничек торак йортлар су астында калмасын инде!"
Су басуларга каршы көрәштә кыюлык һәм батырлык үрнәкләре күрсәткән өчен Комсомольск на Амуре шәһәре башлыгы якташыбызны Рәхмәт хаты белән бүләкли һәм аңа министрлыкның махсус кул сәгате тапшырыла, "Хәрби коткару берләшмәләре отличнигы" дигән күкрәк билгесенә дә лаек була ул.
Илназ армия хезмәтенә алынганчы элемтә техникумында бераз укырга өлгерә, яңа елдан соң ул анда белем алуын дәвам итәргә планлаштыра. Илназга ир-егетләргә хас ныклык, тәвәккәллек белән тормышта да үз урынын табарга насыйп булсын.
Лилия НУРГАЛИЕВА. Фаил ЗӘЙНУЛЛИН фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев