Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зур Кукмарада кышкы сезонга әзерләнә башлаганнар

Зур Кукмара авылында яңа су башнясы сафка бастырылды һәм тугызы төзекләндерелеп килә. Авыл җирлеге башлыгы Марат Галиев хәбәр итүенчә, су башняларяның насослары, аларга су килү торбалары алмаштырылган. Зур Кукмара авылының зираты каршындагы поселокка тиздән Рудник ягыннан яңа су линиясе дә салыначак. Моның өчен 990 метр ара казылып, әлеге эш өчен...

Зур Кукмара авылында яңа су башнясы сафка бастырылды һәм тугызы төзекләндерелеп килә. Авыл җирлеге башлыгы Марат Галиев хәбәр итүенчә, су башняларяның насослары, аларга су килү торбалары алмаштырылган. Зур Кукмара авылының зираты каршындагы поселокка тиздән Рудник ягыннан яңа су линиясе дә салыначак. Моның өчен 990 метр ара казылып, әлеге эш өчен 616 мең сум акча тотылачак. Шулай ук, киләсе елга Зур Кукмарада яңа мәдәният йорты сафка басачак. Әлегә биредә мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йортларын кышкы сезонга әзерләү эшләре бара. Бүген Зур Кукмара җирлегенә дүрт авыл карый: Рудник, Иске-Йорт, Янсыбы һәм Зур Кукмара. Иске-Йортта күптән түгел авыл халкы көче белән ике чишмә төзекләндерелгән. Авылның юлы ремонт планына кергән, якын киләчәктә биредә асфальт түшәләчәк.

фото: http://images.yandex.ru/yandsearch

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: су Зур Кукмара

erid: 2VtzqxWHLUk