Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зур Кукмара гармун моңнарына күмелде

Зур Кукмара авылы мәдәният йорты каршында "Уйнагыз, гармуннар" дигән бәйрәм үтте. Аны гармунчыларыбыз атка утырып, уйнап-җырлап, урам әйләнеп башлап җибәрделәр. Гармунчыларыбыз урамнан әйләнеп кайткач, бәйрәм мәдәният йорты каршында махсус сәхнәдә башланып китте. Чара җыр-бию, гармун моңнары һәм татар халкының милли уеннары белән үрелеп барды. Концертта Зур Кукмараның танылган гармунчылары: Хәмәт...

Зур Кукмара авылы мәдәният йорты каршында "Уйнагыз, гармуннар" дигән бәйрәм үтте. Аны гармунчыларыбыз атка утырып, уйнап-җырлап, урам әйләнеп башлап җибәрделәр. Гармунчыларыбыз урамнан әйләнеп кайткач, бәйрәм мәдәният йорты каршында махсус сәхнәдә башланып китте. Чара җыр-бию, гармун моңнары һәм татар халкының милли уеннары белән үрелеп барды. Концертта Зур Кукмараның танылган гармунчылары: Хәмәт Кәримов, Рифнур Нуриев, Илгиз Зарипов Зөфәр Гайнуллин, Расим Хәбибуллин һәм "Баламышкин" гармунчылар ансамбле чыгыш ясады. Нормабаш авылыннан килгән кунак Васил Абдуллинның курай моңнары халык күңеленә аеруча хуш килде. Өч сәгатькә сузылган бәйрәмдә халык рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты.

Гөлнур Хаҗиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев