Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ятмас-Дусайда туып-үскән ике эшмәкәр мәчет ремонтлауга алынган

Ятмас Дусай авылы җирлеге башлыгы Фирая Гарифуллина хәбәр итүенчә, Кукмарада үз төзелеш оешмасы булган, биредә туып-үскән иганәче Рафис Кәримов, шәхси эшмәкәр Нурфия Төхвәтуллина ярдәме белән авыл мәчетен төзекләндерү эшләре башланган. Тиздән 1995 елда сафка баскан Ятмас Дусай авылы мәчете тышкы яктан сайдинг белән төреләчәк. Шулай ук, күптән түгел булып узган...

Ятмас Дусай авылы җирлеге башлыгы Фирая Гарифуллина хәбәр итүенчә, Кукмарада үз төзелеш оешмасы булган, биредә туып-үскән иганәче Рафис Кәримов, шәхси эшмәкәр Нурфия Төхвәтуллина ярдәме белән авыл мәчетен төзекләндерү эшләре башланган. Тиздән 1995 елда сафка баскан Ятмас Дусай авылы мәчете тышкы яктан сайдинг белән төреләчәк. Шулай ук, күптән түгел булып узган җил-давылдан зыян күргән Шепшеңәр зираты да ауган агачлардан чистартылган. Аның капка-коймалары өр-яңадан тотылган. Бу изге эшләр Түбән Камада гомер итүче иганәче, Шепшеңәр авылында туып-үскән Расим Мавлин ярдәме белән башкарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев