Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

“Яшьләр коррупциягә каршы” акциясе кысаларында түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр узды

"Яшьләр коррупциягә каршы" дигән республика акциясе кысаларында "Нараткай" лагерендә ял итеп сәламәтлекләрен ныгытучы балалар һәм яшүсмерләр белән, шулай ук "Бердәм Россия" сәяси партиясе җирле бүлегенең "Яшь гвардиячеләр"е, "Волонтер-Кукмара" берләшмәсе әгъзалары, хокук саклау органнары вәкилләре катнашында район Советында түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр узды. Анда район башлыгы ярдәмчесе Гөлшат Нурмөхәммәтова, район яшьләр...

"Яшьләр коррупциягә каршы" дигән республика акциясе кысаларында "Нараткай" лагерендә ял итеп сәламәтлекләрен ныгытучы балалар һәм яшүсмерләр белән, шулай ук "Бердәм Россия" сәяси партиясе җирле бүлегенең "Яшь гвардиячеләр"е, "Волонтер-Кукмара" берләшмәсе әгъзалары, хокук саклау органнары вәкилләре катнашында район Советында түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр узды. Анда район башлыгы ярдәмчесе Гөлшат Нурмөхәммәтова, район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе урынбасары Светлана Шәрәфиева, Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш төркеменең өлкән оперуполномоченные Сергей Пахомовларның чыгышлары тыңланды, коррупциягә кагылышлы буклетлар һәм 5 мең сумлык ясалма "акчалар" өләшенде. "Ришвәт бирмим", "Ришвәт алмыйм" дигән язулы әлеге акчаларның икенче ягында коррупциягә кагылышлы законнан өземтәләр китерелгән иде. Яшьләр коррупциягә карата битараф калмаулары хакында әйттеләр, бу проблеманы хәл тү буенча үз фикерләрен белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев