“Яшел ут” республика конкурсында “Миләшкәй” бакчасы өченче урынны алды (+фото)
Алабугада республиканың мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләре арасында балаларның юл-транспорт һәлакәтләрендә имгәнүләрен кисәтүгә багышланган "Яшел ут" конкурсының финал ярышлары үтте. Бу конкурсның төп максаты балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүне активлаштыру иде. Конкурс финалы кысаларында семинар-киңәшмәләр үтте. Шулай ук бу көнне инспекторлар, Татарстан юл хәрәкәте иминлеге фонды дирекциясе филиаллары җитәкчеләре, мәктәпкәчә тәрбия...
Алабугада республиканың мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләре арасында балаларның юл-транспорт һәлакәтләрендә имгәнүләрен кисәтүгә багышланган "Яшел ут" конкурсының финал ярышлары үтте. Бу конкурсның төп максаты балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүне активлаштыру иде.
Конкурс финалы кысаларында семинар-киңәшмәләр үтте. Шулай ук бу көнне инспекторлар, Татарстан юл хәрәкәте иминлеге фонды дирекциясе филиаллары җитәкчеләре, мәктәпкәчә тәрбия бирү хезмәткәрләре, тәҗрибә уртаклашу, балаларга юл йөрү иминлеге күнекмәләрен өйрәтү максатыннан, Алабуга шәһәренең балалар бакчаларында булдылар.
Мәдәният йортында бәйгенең йомгаклау өлеше үтте. Семинар-киңәшмәдә Татарстан вице-премьеры - Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Светлана Гиниятуллина, Алабуга районы башлыгы, Алабуга шәһәре мэры Геннадий Емельяновлар катнашты.
"Яшел ут" конкурсында бистәбезнең 9нчы номеры "Миләшкәй" балалар бакчасы өченче урыны алды һәм мультимедиа проекторы белән бүләкләнде.
Фирдүс ФӘХРЕТДИНОВ, ЮХИДИ начальнигы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев