Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ялган аракы турында хәбәр ит

Ялган аракы сатучыларга каршы көрәштә төрле ысуллар кулланыла. Республикабызның дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко белдерүенчә, хәзер бу эшкә халыкны тарту күздә тотыла. Легаль булмаган һәм контрафактлы исерткеч эчемлекләр сатылу очраклары турында хәбәр иткән татарстанлыларны 1 мең сумнан 3 мең сумга кадәр акчалата бүләкләү каралган. Мәгълүматы дөреслеккә туры килеп, закон...

Ялган аракы сатучыларга каршы көрәштә төрле ысуллар кулланыла. Республикабызның дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко белдерүенчә, хәзер бу эшкә халыкны тарту күздә тотыла. Легаль булмаган һәм контрафактлы исерткеч эчемлекләр сатылу очраклары турында хәбәр иткән татарстанлыларны 1 мең сумнан 3 мең сумга кадәр акчалата бүләкләү каралган. Мәгълүматы дөреслеккә туры килеп, закон бозучы административ җаваплылыкка тартыла һәм 10 литрдан алып 100 литрга кадәр спирт, алкогольле яки спиртлы продукциясе конфискацияләнә икән, түләү 1 мең сум тәшкил итәчәк. 100 литрдан артык эчемлек конфискацияләнгән очракта - 2 мең сум түләнә. Ялган аракы сатучы җинаять җаваплылыгына тартыла икән - хәбәр итүче 3 мең сум алачак.

Алкоголь продукциясен конфискацияләү турындагы суд карары үз көченә кергәннән соң, дәүләт алкоголь инспекциясе хәбәр җиткерүчегә бер тәүлек эчендә электрон почта яки телефон аша белгертергә тиеш, һәм гражданин акчаны алу өчен инспекциянең җирле органына мөрәҗәгать итә ала.

Алкогольле һәм спиртлы эчемлекләрнең законсыз әйләнеше турындагы хәбәрне җиткерү өчен Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлергә һәм мәгълүматны фотосурәт белән бергә "Халык контроле" бүлегендә урнаштырырга кирәк. Хәбәр итүчеләргә конфиденциальлек, ягъни сер саклау гарантияләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев