Тәмле телле озак яши
Хәбәрләр

Тәмле телле озак яши

Бер хан төш күрә. Төшендә аның бөтен теше бер-бер артлы төшеп бетә. Ул кайгыга бата, төш юраучыны үзенә чакырта. Төш юраучы аны тыңлап бетерә дә болай ди: -Ханым-солтаным, бу төшең күңелсез хәбәр җиткерә: бөтен якыннарыңны югалтачаксың. Бу сүзләр ханның ачуын чыгара: вәзирен чакыртып, төш юраучыны зинданга ябарга боерык бирә. Берничә...

Бер хан төш күрә. Төшендә аның бөтен теше бер-бер артлы төшеп бетә. Ул кайгыга бата, төш юраучыны үзенә чакырта. Төш юраучы аны тыңлап бетерә дә болай ди:

-Ханым-солтаным, бу төшең күңелсез хәбәр җиткерә: бөтен якыннарыңны югалтачаксың.

Бу сүзләр ханның ачуын чыгара: вәзирен чакыртып, төш юраучыны зинданга ябарга боерык бирә.

Берничә көннән хан икенче төш юраучыны үзенә чакырта. Хан сүзен тәмамлагач, кунак сүз башлый: "Бу бик куанычлы хәбәр. Падишаһым, син бик озын гомерле булачаксың, бөтен туганнарыңнан да озаграк яшәячәксең".

Юрау ханның күңеленә хуш килә: төш юраучыны күп бүләкләр биреп озатырга куша.

Бу хәлне күреп торган ханның якыннары төш юраучыга сорау бирәләр: "Син дә бит шул ук хәлне сөйләдең. Нишләп сине бүләкләде, ә теге юраучыны зинданга яптырды?" "Без икебез дә төшне бертөрле юрадык. Ләкин нинди хәбәр җиткерүгә караганда, ничек әйтү мөһимрәк, - дип аңлата төш юраучы.

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев