Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сыйфатсыз товарга юлыксаң нишләргә

Яңа әйбер сатып алу - күңелле мәшәкать. Буяулары ялтырап торган җиһазны алып кайтып урнаштыргач, өй эче ямьләнеп китә, ә сөенеч әле әллә ничә көннәргә сузылырга мөмкин. Яңа кием, кесә телефоны яки планшет белән дә шул хәл. Әмма алган әйберең начар сыйфатлы булып, берничә көннән сафтан чыкса, билгеле ки, кәеф кырыла....

Иң "авырттыра" торган тема кесә телефоннарына кагылышлысы, мөгаен. Арзанлылары еш кына көйсезләнә, эшләүдән баш тарта. Алыштырып бирмәс өчен сатучылар төрле сәбәпләр табарга мөмкин.

"Яңа кесә телефонының берничә көннән фотокамерасы эшләми башлады. Кибеткә алып баргач, флешкасы иске, аны "сөрттерегез" яки башка флешкагызда куегыз, дип озаттылар. Янәшәдәге остаханәгә кергәч, сим-картагызда бернинди вирус юк, гаеп телефонның үзендә, дигән җавап ишеттек. Бу очракта ни эшләргә?"- дип шалтыраткан иде бер укучыбыз.

Белгечләр әйтүенчә, аңа шул ук көнне кибет директоры исеменә язмача дәгъва бирергә кирәк булган. Телдән әйтелгән сүзләр - документ түгел бит. Техник яктан катлаулы булган сыйфатсыз товарны, сатып алган көннән башлап, 15 көн эчендә башкасына алыштырып бирергә тиешләр, 16нчы көнгә киткәч, инде ремонтка гына алу каралган. Кибет җитәкчелеге таләпне канәгатьләндерми икән, сыйфатын тикшерү өчен телефонны Казанга экспертизага алып барырга, ә инде экспертиза нәтиҗәсе буенча эшне судта хәл итәргә мөмкин. Җиңеп чыккан очракта сатып алучыга телефон бәясе генә кайтарылып калмый, таләбе үзвакытында үтәлмәгән өчен җыелган пеня, штраф бәясе дә түләнеп, ул отышта да кала әле. Кыйммәтле телефонны иминиятләү мәсьәләсенә килгәндә, килешүгә (договор) имза куйганчы, анда язылганнар белән яхшылап танышу кирәк. Бу очракта телефон үз гаебең белән сафтан чыкса да, бушлай ремонт каралган.

"Кредитка алынган телефон ватылды. Кредитны түлисеме?" Бу сорауга: "Әлбәттә, чөнки исәп-хисап сәүдә оешмасы белән түгел, банк белән ясала", - дигән җавап алдык.

Билгеле ки, тормышыбыз телефоннар белән генә чикләнми. Йорт җиһазлары, кием-салым, азык-төлек сатып алганда да четерекле хәлләрдә калуың ихтимал. Күрше оешмада эшләүче ханым, мәсәлән, суыткыч алган, тик куанычы озакка бармаган: яңа җиһаз берничә көннән тынып калган. Машина яллап, яңадан кибеткә илтергә туры килгән. Анда алыштырудан баш тартып, ремонтка алып калганнар. Әмма төзәтелгәннән соң да суыткыч кабат эшләүдән туктаган. "Янәдән кибеткә алып бардык, тагын ремонт тәкъдим иттеләр", - ди әлеге ханым. Бу маҗаралардан тәмам арып, дәүләт алкоголь инспекциясе ярдәме белән кибет җитәкчесенә язма дәгъва белдергәннән соң гына, көйсез суыткыч урынына башканы алуга ирешкән ул.

Бер укучыбыз йорт җиһазын Казандагы оешмада ясаткан. Таләпләргә туры килмәгәнлектән, кабат шунда кадәр алып барып, алыштырып кайтканнар. Өстәмә чыгымнар, никадәр борчу дигән сүз бит бу. Җитмәсә, әлеге оешма егерме мең сум штраф тотып калган.

-Мондый хәлгә юлыкмас өчен үз хокукларыңны белү мәслихәт, - дип аңлатты белгечләр. - Заказ биргәндә үк әлеге оешма белән килешүдә (договор) җиһазның төсе, үлчәме, китереп бирү вакыты күрсәтелергә тиеш. Шуның нигезендә таләп белдерергә була.

Илшат Бәдретдинов тагын бер очрак турында сөйләп үтте. Кукмарада яшәүче гаилә кызларының туе алдыннан диван ясатырга заказ биргән. Килешенгән вакыт үтеп киткән, әмма диван да, алдан түләнгән акча да юк, ди. Баксаң, заказны алган эшмәкәр эшчәнлеген япкан икән. "Дәгъва язып, бу гаиләгә акчаларын кайтара алдык", - ди белгеч.

Пластик тәрәзәләрнең сыйфаты буенча да, гомумән, башка төрле гозер белән дә мөрәҗәгать итүчеләр шактый, дип сөйләде Алсу Вәлиева. Мисал өчен, берәү базардан электр чәйнеге алган. Өч ай кулланганнан соң, чәйнек эче күгәреп-тутыгып чыккан. Завод куйган гарантиясе бер ел икән. Әлеге кеше чәйнеген кире алып килгән. Эшмәкәр: "Ни өчен бу зыянны үз өстемә алыйм, завод гаебе бит ул",- дип ризасызлыгын белдерсә дә, акчасын кире кайтарырга мәҗбүр булган, чөнки җитештерүче куйган гарантия срогын киметергә хакы юк. Ә инде завод белән мөнәсәбәтләрне ачыклау - аның үз эше. Кайбер вак товарларга гарантия юк, кайберләренә эшмәкәр үзе куя икән.

Сезонлы өс һәм аяк киемнәренең гарантия сроклары турында да сүз булды. Мәсәлән, җәй көне сатып алынган тунны 16 ноябрьгә кадәр алыштырырга мөмкин. Тун, әлбәттә, бер дә киелмәгән булырга тиеш. Тагын бер мисал. Аяк киемен алдан алып куеп, сезоны җиткәч кия башлаганнан соң, ертылып, табаны кубып чыга икән, бу очракта да алыштырырга хакыбыз бар.

-Кайбер кибетләрнең ишекләрендә "Товарлар алыштырылмый" дигән белдерүләрне күрергә була. Мондый язулар законлы түгел. Дөрес, алыштырылмый торган сыйфатлы товарлар да бар. Әйтик, косметика чаралары, эчке киемнәр, - диде белгеч-эксперт Сергей Демидов. Ул да төрле мөрәҗәгатьләр турында сөйләде. Тырнакларына сыйфатсыз маникюр ясаткан туташ-ханымнарның да хокукларын якларга туры килгән. Инфекция кертү очраклары теркәлмәде, әгәр андый хәл була икән, һичшиксез, табибка күренү кирәк, диде ул.

"Күчтәнәчкә торт алган идем, бозылган икән. Бик уңайсыз хәлдә калдым" дигән зар белән килгән бер кукмаралы. Белгеч бу уңайдан да аңлатма бирде:

-Мондый очракта иң элек кибет җитәкчелегенә язма рәвештә дәгъва белдерергә кирәк, таләбегезне игътибарсыз калдыралар икән, безнең оешма яки дәүләт алкоголь инспекциясенең ярдәменә таяна аласыз. Кайбер сәүдә челтәрләрендә акция буенча, ягъни сары төстәге бәяләр күрсәткече буенча товар алганда касса чегында бөтенләй башка бәяләрне "сугу" очраклары бар. Бу мәсьәлә буенча да кибет җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәсе. Артык алынган акча кайтарып бирелергә тиеш.

Хәер, мин үзем дә шушындый хәлгә юлыккан идем. Тик кассирдан: "Ни өчен чекта шундый бәяләр?" - дип сораудан артык уза алмадым. Бәя күрсәткечләрне алыштырып өлгермәдек, диде ул. Хаклы булмаган, югыйсә. Читенсенәбез шул үз хокукларыбызны даулап йөрергә. Фәлән сум акча өчен тавышланып йөрисебез килми. Сатучылар әнә шуннан файдаланалар да.

"Күпкатлы йорт подвалында озынборыннар күп, фатирларга ук үтеп керәләр. Йортка хезмәт күрсәтүче оешма чара күрми", - дип зарын белдерде бер хезмәттәшебез. Бу мәсьәләгә Сергей Демидов ачыклык кертте:

-Димәк, җитәкчесенә барлык яшәүчеләр исеменнән гариза бирергә кирәк. Фатир ияләре белән әлеге оешма арасында төзелгән килешүдә бөҗәкләргә һәм кимерүчеләргә каршы санитар эшкәртү турындагы пункт та каралган булырга тиеш. (Кайбер оешмалар акчаны янга калдыру йөзеннән әлеге пунктны килешүгә кертмиләр). Шуның нигезендә оешма "Татарстан Республикасы гигиена һәм эпидемиология үзәге"нең Кукмарадагы филиалы белән килешү төзи, шул очракта гына филиал хезмәткәрләре санитар эшкәртү эшләрен башкаралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев