Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сыйфатсыз товар: кесәгә суга кәефне боза

Кулланучылар хокукларын бозу - еш очрый торган күренеш. Һәркайсыбызның диярлек сыйфатсыз товар сатып алып, кәефе кырылганы бар. Элек мондый очракларда кул гына селти идек, ә соңгы арада үз хокукларын яклаучылар арта бара.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Арча территориаль органының әйдәп баручы белгеч-эксперты Илшат Бәдретдинов сүзләренә караганда, агымдагы елда гына да районда халыктан 17 мөрәҗәгать кабул ителеп, аларның барысы да кулланучылар файдасына уңай хәл ителгән. "Мөрәҗәгатьләр арасында төрлесе бар, - ди белгеч-эксперт. - Әмма күбесе кесә телефоннары, планшетлар ватылу белән бәйле. Әлеге товарлар тормышыбызга торган саен ныграк үтеп керә бара. Аларны сайлап алу мөмкинлеге дә зур. Алар техник яктан катлаулы товар санала һәм ватылган очракта 15 көн эчендә алмаштырырга яки акчасын кире кайтарып алырга була. Товарны ремонтка җибәргән очракта клиентка вакытлыча куллану өчен шундый ук төп функцияне (сөйләшүне) башкара торган товар бирелә. Әлеге сорау бары тик язмача гариза биргән очракта гына канәгатьләндерелә. Язмача документ булмаса, сүзнең көче юк. Сатып алучылар нәкъ менә гаризаларны язу тәртибен, кайда, ничек мөрәҗәгать итәргә кирәклеген белмәгәнлектән иза чигә".

-Улыма поселоктагы кибетләрнең берсеннән кәрәзле телефон сатып алдык. Дүрт айдан телефон ватылды, кабынмый башлады, - ди кулланучылар хокукларын яклау органына мөрәҗәгать иткән бер кукмаралы. - Кибеткә илткәч, аны гарантия вакыты буенча ремонтка җибәрделәр. Ремонтлатканнан соң җиде ай узгач, тагын эшләми башлады. Шуннан соң без килешүне өзеп, судка гариза яздык. Бәйсез экспертиза телефонның завод төзексезлеге икәнен ачыклады һәм суд безне яклап чыкты. Безгә бу товарның хакы, кулланучының таләбен үзвакытында үтәмәгән өчен штрафлар, рухи зыян һәм башкаларны да кертеп, акчалар өстәп кайтарылды.

"Нинди товар сайларга белмәсәң, кыйммәтлесен ал", дигән гыйбарә бар халык телендә. Әмма зур суммада акчалар түләп сатып алган товарда да җитешсезлекләр, төзексезлекләр килеп чыгарга мөмкин, шул ук вакытта җитештерүчеләрнең намуссызлыгы, сатучыларның ваемсызлыгы да кулланучыларның кесәсенә саллы гына зыян сала. Кулланучылар товар сатып алганда аларга товар турында тулы мәгълүмат җиткерелергә тиеш. Мәсәлән, бер кеше Кукмарадагы сәүдә нокталарының берсеннән планшет сатып ала. Алган вакытта сатучыдан планшетка сим-карта куеп булу-булмавы турында кызыксына. Сатучы: "Әйе, әлеге функциясе бар", - дип әйтә. Сатып алучы карап, тикшереп тормый. Өенә кайткач кына планшетның сим-карта кую урыны булмавы ачыклана. "Әлеге функциясе булмагач, бу планшетның миңа кирәге юк", - дип, кулланучылар хокукын яклау органына мөрәҗәгать итә ул.

- Бу очракта планшет китабында рус телендә бер сүз дә язылмаган булуы мөһим роль уйнады, чөнки клиент аңлаешлы телдә язу булмау сәбәпле, кирәкле, дөрес товарны сайлап ала алмаган, әгәр русча аңлатмасы булса, без аңа ярдәм итә алмас идек, - дип аңлатты Илшат Бәдретдинов. Шулай итеп, әлеге мәсьәлә клиент файдасына чишелә.

Димәк, теләсә кайсы техниканың рус телендә язылган инструкциясе булырга тиеш, ә гарантия талоны булу-булмавы җитештерүчедән тора. Әгәр ул юк икән, кулланучы сыйфатсыз товар өчен ике ел эчендә җитештерүчегә яки сатучыга үзенең таләбен белдерергә хокуклы. Товарны сатып алганда касса яки товар чегын да алырга онытмагыз. Касса аппараты чегы булмаса, шаһитләр күрсәтмәсенә дә таянырга була. Әгәр товар сезгә үлчәме, төсе, фасоны буенча туры килмәсә, аны сатып алганнан соң 14 көн эчендә алыштырырга яки акчасын кире кайтарып алырга мөмкин.

Шулай ук закон тарафыннан расланган, кире кайтарып һәм алыштырып булмый торган сыйфатлы товарлар исемлеге дә бар. Аңа шәхси гигиена әйберләре, дарулар, парфюмерия-косметика, куллану вакыты чикләнгән товарлар, алтын-көмеш эшләнмәләр, автомобильләр, корал, хайваннар һәм үсемлекләр, китаплар һәм башкалар керә. Димәк, әлеге сыйфатлы товарларны сатып алганда игътибарлырак булырга кирәк, чөнки бу очракта хокукларыгызны яклап булмый, дип искәртә белгечләр. "Мондый аңлашылмаучылыклар бездә дә булып тора, - ди Илшат Бәдретдинов. - Бер егет очрашып йөргән кызына бүләккә йөзек сатып ала. Йөзекне тапшырганнан соң, размеры кечкенә булуы ачыклана. Әмма бу вакытта клиентка берничек тә ярдәм итеп булмый".

Һәр кеше үз хокукларын белергә, үз мәнфәгатьләрен кайгыртырга тиеш. "Мәктәп укучылары белән факультатив дәресләр, халык белән очрашулар, видеоконференцияләр, җирлекләргә чыгып, гражданнарны кабул итү көннәре оештырыла, аңлату эшләре алып барыла, газеталар, буклетлар таратыла. Шул ук вакытта сатучылар белән дә әңгәмәләр үткәрелеп, сату кагыйдәләре аңлатыла, - диде Илшат Бәдретдинов. - Безгә мөрәҗәгать иткән бер кешене дә игътибарсыз калдырганыбыз юк. Телефон аша да, килеп тә киңәш, ярдәм сорый алалар. Консультация бушка башкарыла. Сорау суд аша хәл ителгән вакытта да кулланучылардан дәүләт пошлинасы алынмый".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk