Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Социаль ипотека: һәркемне кызыксындырган 11 сорауга ҖАВАП

2005 елдан 2016 елга кадәр республикада социаль ипотека программасы буенча барлыгы 118 мең гаилә тораклы булган. Бу өлкәдәге үзгәрешләр турында гел язып торсак та, программадагы яңалыкларны халыкка җентекләп аңлатсак та, социаль ипотекага кагылышлы сораулар редакциябезгә еш килә. Бу юлы укучыларыбыздан килгән сорауларга Татарстан Президенты каршындагы Торак фондының мәгълүмат сәясәте төркеме...

2005 елдан 2016 елга кадәр республикада социаль ипотека программасы буенча барлыгы 118 мең гаилә тораклы булган. Бу өлкәдәге үзгәрешләр турында гел язып торсак та, программадагы яңалыкларны халыкка җентекләп аңлатсак та, социаль ипотекага кагылышлы сораулар редакциябезгә еш килә. Бу юлы укучыларыбыздан килгән сорауларга Татарстан Президенты каршындагы Торак фондының мәгълүмат сәясәте төркеме җитәкчесе Лилия Маннапова җавап бирә.


- Социаль ипотека программасына эләгү өчен ничә ел бюджет өлкәсендә эшләргә кирәк?

Динара Хәйретдинова, Казан.

- Социаль ипотека программасы буенча чиратка басар өчен документлар тапшырганда, бюджет өлкәсендәге стаж роль уйнамый.

- Социаль ипотека программасы буенча фатир алырга чиратта торам. Фатирлар уйнатылган очракта, конкурста катнашу өчен нинди шартлар үтәлгән булырга тиеш? Исәп счетында мин сайларга теләгән фатир бәясенең ун проценты булмаса, конкурста катнашып булмый дигән сүзләр дөресме?

Алинә Гарифуллина, Яшел Үзән районы.

- Фатирлар уйнатылачак конкурста социаль ипотека килешүен төзегән барлык гражданнар да катнаша ала. Бюджет өлкәсендә эшләүчеләр өчен сайларга теләгән фатир бәясенең кимендә ун проценты исәп счетына беренчел кертем итеп салынган булуы шарт. Торак фонды белән килешү имзалаганнан соң, исәп счетына ай саен даими рәвештә билгеле бер күләмдә кертемнәр түләп барырга туры киләчәк. Гадәттә, шул кертемнәр өч ел эчендә сайланачак фатир бәясенең 10 проценты күләмендә җыела да. Шул рәвешле, сез өч елдан соң, айлык кертемнәр түләп тә конкурста катнашу хокукы алырга мөмкинсез.

- Без социаль ипотека буенча алынган фатирыбызны, «обременение» шарты белән, милкебез итеп рәсмиләштердек. Гаиләдә бала туган очракта, кредитның бер өлешен дәүләт бала өчен бирә торган ташлама белән капларга буламы?

Роза Гаделшина, Казан.

- Займ, ягъни мәсәлән, бурычка акча алу милеккә ия булу хокукын бирә. Максатчан акча займы килешүе төзегән, социаль ипотека программасы буенча алган фатирларын фонд файдасына «обременение» шарты белән рәсмиләштергән гаиләләргә, бала туган очракта, дәүләттән 200 мең сум акча бирелә. «Обременение» вакытында йорт милек итеп рәсмиләштерелсә дә, аның бәясе тулысынча түләнеп бетмичә, торакны сату, алыштыру рөхсәт ителми. Шуны да истә тотарга кирәк, социаль ипотека программасы буенча фатир алганда, гаиләдә бала туган очракта каралган 200 меңне исәп счетына күчерү өчен, аны социаль ипотека килешүенә кертергә, баланың фатирда өлешен билгеләргә кирәк.

- Торак шәһәр үзәгеннән бик ерак урнашу сәбәпле, аннан фатир алырга теләмибез. Әгәр өч ел узганнан соң да фатир сайламасак, безне программадан төшереп калдырачаклармы?

Вәлиуллиннар гаиләсе, Казан.

- Әгәр дә сез өч ел узгач та конкурста катнашмагансыз, фатирлар сайламагансыз икән, Татарстан Министрлар кабинетының нигезләмәсе буенча (№847, 12.10.2011 елдан), чират буенча фатир оту хокукыннан мәхрүм ителәсез. Дөрес, бу - программадан төшеп каласыз дигән сүз түгел. Бары тик чират буенча фатирлар отылып беткәннән соң торак калган очракта гына, конкурста катнаша аласыз.

- Предприятиедә эшләүчеләрнең фатирлар уйнатуда катнашканда беренче кертемнәре ничә сум булырга тиеш?

Айрат Сафиуллин, Казан.

- Предприятие хезмәткәрләре исәп счетына беренчел кертемне сайланачак фатирларының кимендә 20 проценты күләмендә салырга тиеш. Предприятие хезмәткәрләренә булачак фатирның нормативын буш квоталар кысаларында торак фондына акча күчерүче оешма үзе билгели.

- Ана капиталын фатир кредитын түләү өчен файдаланган идек. Ул чакта социаль ипотека буенча алынган торагыбызны Теркәү палатасы аша үз милкебез итеп рәсмиләштердек. Тиздән фатир өчен кредитны түләп бетерәбез. Безгә кабат Теркәү палатасына барырга туры киләчәкме?


Гыйсмәтуллиннар гаиләсе, Казан.

- Юк, сезгә Фондның төбәкара вәкиллегенә барып, займ килешүе буенча, бурычны тулысынча түләп бетерү турында тикшерү (сверка) акты алырга кирәк. Аннары «обременение»дән төшү өчен берничә көн алдан Татарстан буенча күп функцияле үзәктәге белгечләргә язылырга туры киләчәк.
Моны www.uslugi.tatarstan.ru сайтында хокукны теркәү бүлеге аша да эшләргә була яки 8-800-100-34-34 телефоны аша белгечкә языласың. Күп функцияле үзәктә кабул итүләр бары айның сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә генә башкарыла. Шулай ук бары 14.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр генә «обременение»не төшерергә мөмкин. Кабул итү бүлмәсенә язылганнан соң, Төбәкара вәкиллеккә кайсы көнгә, сәгать ничәгә язылуыгыз турында хәбәр итүегез мәҗбүри. Шулай ук бирелгән талон номерын да әйтергә кирәк (ул гадәттә, ПР хәрефләре белән башлана). Әгәр язылган көнгә бара алмыйсыз икән, бу хакта шулай ук төбәкара вәкиллеге җитәкчесен кисәтергә кирәк. Язылган көнгә күп функцияле үзәккә паспорты булган барлык гаилә әгъзаларына да килергә кирәк. Гаиләдә балигъ булмаган балалар булса, аларның туу турындагы таныклыкларының төп нөсхәсен алып килү мәҗбүри. Шулай ук Төбәкара вәкиллектән алынган тикшерү актының оригиналын, күчерелмәсен һәм пай түләве турындагы белешмәнең нөсхәсен алып килү сорала. Төбәкара вәкиллектән килгән белгеч тә фатирдан «обременение»не төшерү процессында катнашачак.

- Социаль ипотека программасы буенча чиратта торучылар исәп счетына ай саен ничә сум акча күчереп барырга тиеш?

Алия Вафина, Яшел Үзән.

- Татарстан Президенты каршындагы дәүләт торак фонды коммерциячел булмаган оешма белән социаль ипотека килешүе имзалаганнан соң, ай саен исәп счетына билгеле бер күләмдә акча күчереп бару сорала. Бу торак базарында бер квадрат метрның уртача бәясеннән чыгып исәпләнә. Исәп счетына салынасы акча шул 1 квадрат метрның 11 процентыннан да кимрәк булмаска тиеш. Базардагы 1 квадрат метр торак бәясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча федераль агентлык тарафыннан билгеләнә. Хәзерге вакытта бу сумма 3843,29 сумны тәшкил итә.

- Әни белән социаль ипотека программасы буенча алынган фатирда яши идек. Мин өйләндем, хәзер хатыным авырлы. Әмма ул безнең фатирда теркәлмәгән. Бала өчен 200 мең сум күчсен өчен нишләргә була? Гомумән, бу мөмкинме?

Альберт Садыйков, Казан.

- Әгәр дә баланың әти-әнисенең берсе булса да социаль ипотека программасына кертелгән булса, 200 мең сум компенсациягә өмет итәргә була. Дөрес, ул дәүләт ярдәме акчалата бирелми, аны банктагы исәп счетына да күчереп булмый. Бары торак буенча кредит суммасын киметү өчен генә файдаланырга мөмкин.

- Кеше бер тапкыр социаль ипотека программасы буенча фатир алса, ул торак шартларын яхшырту өчен кабат программа буенча чиратка баса аламы?

Фәизовлар гаиләсе, Чаллы.

- «Министрлар кабинетының аерым актларына үзгәрешләр кертү» турындагы Министрлар кабинеты карары нигезендә, (16.09.2013г. №659) фатирга дәгъва кылучы гаилә социаль ипотека программасы буенча бары бер генә тапкыр фатир алырга хокуклы. Дөрес, искәрмәләр бар: гаилә 2013 елның 1 октябренә социаль ипотека программасы буенча кабат торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип табылса яки гариза тапшыручы социаль ипотека программасын финанслаучы предприятие хезмәткәре булып саналганда, программа буенча икенче тапкыр да фатир алырга дәгъва кыла ала.

- Укытучыларга социаль ипотека программасы буенча торак алганда өстәмә ташламалар каралган. Укытучылар гаиләсе фатирны 2010 елда алган. Әмма аларга бернинди дә ташлама ясарга теләмиләр, ди. Нигә икән?

Инсаф Яруллин, Яшел Үзән.

- Бер ел эш тәҗрибәсе булган, яше 35 яшьтән артмаган яшь укытучыларга социаль ипотека программасы белән фатир алганда чынлап та ташламалар каралган. Мәгариф һәм фән министрлыгы фатир бәясенең ун процентын күчерә. Әмма бу 2012 елның 1 гыйнварыннан соң фатир алучыларга гына кагыла.

- Социаль ипотека буенча алынган фатир бәясен түләп бетергәннән соң кая мөрәҗәгать итәргә?

Зәмирә Бикбаева, Казан.

- Социаль ипотека буенча пай түләүләрен түләп бетергәннән соң, программа буенча килешүдәге 14 яшьтән зуррак булган гражданнарга Торак фондының төбәкара вәкиллегеннән пай түләнү турында белешмә алырга кирәк. Үзең белән паспорт, ИНН, займ килешүен алып килү сорала. Әлеге документ фатирны үз милкең итеп рәсмиләштерергә ярдәм итәчәк.

Эльвира Мозаффар http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X