Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Шепшеңәр авылында өлкәннәр көне узды

Авылыбыз клубында өлкәннәр көне уңаеннан матур кичә үткәрелде. Бәйрәм белән котлаган авыл җирлеге башлыгы Фирая апа өлкәннәрне:"Юлларыбызны төзекләндерү башланды", - дип сөендерде. Бәйрәмдә Рашидә апа үзе язган шигырьләрне укыды. Ятмас-Дусай башлангыч мәктәбе укучылары җыр, биюләр, шигырьләр сөйләп концерт куйдылар. Тәмле сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган өстәл тирәсендә Каимә апа, ике Әлфинур апа...

Авылыбыз клубында өлкәннәр көне уңаеннан матур кичә үткәрелде.
Бәйрәм белән котлаган авыл җирлеге башлыгы Фирая апа өлкәннәрне:"Юлларыбызны төзекләндерү башланды", - дип сөендерде. Бәйрәмдә Рашидә апа үзе язган шигырьләрне укыды. Ятмас-Дусай башлангыч мәктәбе укучылары җыр, биюләр, шигырьләр сөйләп концерт куйдылар.

Тәмле сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган өстәл тирәсендә Каимә апа, ике Әлфинур апа үзләренең матур җырлары белән авылдашларын таң калдырды.

Кичәне оештыруда зур өлеш керткән Рашидә апага, авыл җирлеге башлыгы Фирая апага, Ятмас-Дусай башлангыч мәктәбе укытучысы Венера апага, укучылар коллективына, авыл советы хезмәткәрләренә, клуб мөдире Заһит абыйга барлык өлкәннәр исеменнән зур рәхмәт! Сезгә нык сәламәтлек, күңел көрлеге, гаиләләрегезгә иминлек, эшләрегездә зур уңышларга ирешүегезне телибез.

Нурсил Рамазанов

фото: http://астрахань.рф/news/68404

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев