Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сессия үтте

27 декабрьдә район Советының уникенче сессиясе булды.

Көн тәртибендә районның 2012-2014 елларга коррупциягә каршы программасы проекты, 2012-2015 елларга яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча максатчан программа, районның 2011 елга һәм 2012-2013 елларның планлаштырылган чорына бюджет турындагы Кукмара район Советы карарына үзгәрешләр кертү, район Советының 2012 елга эш планы турында һәм башка мәсьәләләр каралды. Әлеге мәсьәләләр буенча юридик бүлек начальнигы И.Ходова, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары С.Җамалиева, финанс-бюджет Палатасы рәисе Р.Нотфуллиннар чыгыш ясады.
Район Башлыгы Р.Рәхмәтуллин йомгаклау сүзе белән чыкты.
Сессиядә каралган мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Сессияне район Советы рәисе урынбасары Р.Каримуллина алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X