Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Салым законнарында - үзгәрешләр

Салым агентлары - эш бирүчеләр физик затларның керемнәреннән исәпләнгән һәм тотылган салымнар (НДФЛ) буенча хисапны агымдагы елның 1 гыйнварыннан салым инспекциясенә тапшырырга тиеш. Аларга бу төр салым буенча һәр квартал саен хисап тоту мәҗбүри: беренче квартал, яртыеллык һәм тугыз ай өчен - шулардан соң килгән ай дәвамында, еллык хисапны киләсе...

Салым агентлары - эш бирүчеләр физик затларның керемнәреннән исәпләнгән һәм тотылган салымнар (НДФЛ) буенча хисапны агымдагы елның 1 гыйнварыннан салым инспекциясенә тапшырырга тиеш. Аларга бу төр салым буенча һәр квартал саен хисап тоту мәҗбүри: беренче квартал, яртыеллык һәм тугыз ай өчен - шулардан соң килгән ай дәвамында, еллык хисапны киләсе елның 1 апреленнән дә соңга калмыйча.

Әлеге хисапларда барлык физик затлар буенча гомумиләштерелгән мәгълүмат: исәпләнгән һәм түләнгән керемнәр, бирелгән ташламалар, исәпләнгән һәм тотылган салым суммалары, шулай ук әлеге салымны исәпләү өчен кирәкле башка мәгълүматлар чагыла.

Үзвакытында яки дөрес булмаган мәгълүматлар биргән өчен салым агентына штраф яный, шулай ук мәгълүматны соңга калып биргән очракта исәп-хисап счеты буенча операцияләр һәм акча күчерүләр 10 көнгә туктатып торыла.

Керемнән тотылган салым керемне түләгән көннең икенче көнендә үк бюджетка күчерелергә тиеш. Чираттагы ял һәм вакытлыча эш сәләтен югалткан өчен пособиеләр (моңа авыру баланы караган өчен пособие дә керә) генә искәрмә булып тора. Алардан тотылган салым аларны түләгән айның ахыргы көненнән дә соңга калмыйча бюджетка күчерелергә тиеш.

Хәзер физик затларның керемнәреннән тотылган салымнарны бюджетка күчерү көне, мәсәлән, салым агентының банкта акча алган, үз счетыннан физик зат счетына күчергән яки физик зат бу акчаны алган көнгә бәйле.

Бала өчен салымга ташлама анасының (атасының) хезмәт хакы (кереме) ел башыннан 350 мең сумга җиткәнчегә кадәр ясала. Керем бу суммадан артып киткән айдан башлап, ташлама ясалмый. Хәзергә бу лимит - 280 мең сум.

Инвалид бала өчен ташлама аны кем тәэмин итүгә бәйле булачак. Ата-ана, уллыкка(кызлыкка) алучы, ата яки ананың хатыны яки ире - 12 мең сум, ә тәрбиягә алган ата-ана, опекага, попечениегә алган, шулай ук тәрбиягә алган ата яки ананың хатыны яисә ире 6 мең сум ала алачак. Хәзергә ташлама 3 мең сум тәшкил итә. Яңа күләмнәр 18 яшькә кадәрге инвалид балалар, шулай ук көндезге формада укучылар, аспирантлар, ординаторлар, интерннар, 24 яшькә кадәрге студентлар (I яки II төркем инвалид булган очракта) өчен ташламаларга карата да кулланыла.

Гөлнара ИСМӘГЫЙЛЕВА,

10нчы районара салым инспекциясенең Кукмара районы буенча баш дәүләт инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев