Рөстәм Миңнеханов Ту-154 очкычы һәлакәте белән бәйле илкүләм матәм көне турында искәртә
Татарстан Президенты үзенең Instagram битендә бөтен кешегә дә тыныч күк йөзе теләгән. (Казан, 26 декабрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Instagram битендә пост урнаштырып, кичә Кара диңгез өстендә Ту-154 очкычы һәлакәткә очрап, ул фаҗигада һәлак булган ватандашларыбыз истәлегенә бүген илкүләм матәм көне игълан ителүе турында искәртте. "Бүген Кара диңгез...
Татарстан Президенты үзенең Instagram битендә бөтен кешегә дә тыныч күк йөзе теләгән.
(Казан, 26 декабрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Instagram битендә пост урнаштырып, кичә Кара диңгез өстендә Ту-154 очкычы һәлакәткә очрап, ул фаҗигада һәлак булган ватандашларыбыз истәлегенә бүген илкүләм матәм көне игълан ителүе турында искәртте.
"Бүген Кара диңгез өстендә авиаһәлакәттә һәлак булучыларга бәйле илкүләм матәм көне. Һәлак булучыларның туганнарының, якыннарының кайгысын ихластан уртаклашам. Бөтенесенә дә тыныч күк йөзе телим", - дип фотография янына язган республика җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев