Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Рөстәм Миңнеханов "Татфондбанк" турында: "Без үз өстебездән җаваплылыкны төшермибез"

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында журналистлар белән традицион Яңа ел алды очрашуында шулай дип белдерде. (Казан, 26 декабрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). "Татфондбанк" белән бәйле вазгыятьне яшермибез дә, безнең катнашыбыз юк дип акланмыйбыз да - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында журналистлар белән традицион Яңа ел алды очрашуында шулай дип...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында журналистлар белән традицион Яңа ел алды очрашуында шулай дип белдерде.

(Казан, 26 декабрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). "Татфондбанк" белән бәйле вазгыятьне яшермибез дә, безнең катнашыбыз юк дип акланмыйбыз да - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында журналистлар белән традицион Яңа ел алды очрашуында шулай дип белдерде.

"Тормышта барысы да була. Очкыч белән дә ничек килеп чыкты әнә - самолет тикшерелгән, очучылары да профессиональ", - дип ул банклар белән көтмәгәндә шундый хәлләр килеп чыга алуын билгеләп узды. "2014 елдагы вазгыять банк системасына нык йогынты ясады. Тотрыклы булмаган банклар катлаулы хәлдә калды. "Татфондбанк" та шулар исәбендә булды. Безнең гаеп юк дип әйтмим. Безнең республикадагы хәлләр - ул безнең гаеп. Без иллюзияләр белән яшәгәнбездер. "Татфондбанк" өчен борчылдык, әлбәттә. Без хәлне тигезли алырбыз дип өметләндек, әмма вазгыять күпкә катлаулы булып чыкты. Тикшерү дә булды бит. "Татфондбанк"ны тикшергәндә сигналлар булды. Без ачыктан-ачык реаль гамәлләр кирәк дигән идек",- дип белдерде Президент. Ул илдә шундый ук хәлдә калган башка банклар да булуын әйтте.

Рөстәм Миңнеханов "Татфондбанк" белән бәйле проблеманың өлешчә "Ак барс" банкы аша хәл ителүен искәртте. "Кызганыч, әлегә санатор юк. Физик затлар, эшмәкәрләрнең 1,4 млн сумга кадәр акчасы иминиятләштерелгән - бу барлыгы 55 млрд сум. Ә башка категорияләр белән нишләргә - монысын Үзәк банк хәл итәр. Барлык ярдәм чаралары күрсәтелер дип ышандырабыз. Банк санатор алыр, Үзәк банк һәм безнең тарафтан ярдәм күрсәтеләчәк", - дип Президент икътисад министры җитәкчелегендәге эшче төркем булдырылганын билгеләп үтте һәм кертемчеләргә ярдәм максатыннан миллиард сум акча күчерелгәнен әйтте. "Без билгеләгән чаралар инде билгеле. Без бу проблеманы аңлыйбыз, бүгеннән башлап, акчалары иминиятләштерелгәннәргә ярдәм күрсәтә башлыйбыз, - дип ул бу процесста өч банк катнашырга ризалык бирүен белдерде. "Калган категорияләр ярдәм программасында катнашачак, анда безнең гарантия фонды катнаша. Без үз өстебездән җаваплылыкны төшермибез, бу безнең өчен зур сынау. Авыр хәлдә калган һәр кешене аңларга була. Хөкүмәт тарафыннан чарасызлык булмаячак. Санатор банк процессында катнашучыларның мәнфәгатьләрен хәл итәчәк. Әлегә алдан әйтмик, бүген дә сөйләшүләр булды. Бу зур катлаулы бурыч. Буласы булган инде, без аны яшермибез дә. Мин хокук саклау органнарына да тиешле чараларны күрергә йөкләмә бирдем. Безнең катнашыбыз юк дип акланмыйбыз. Бу зур югалтуның яңа ел алдыннан шулай килеп чыгуына үкенәбез. Без санация өчен мөмкинлекләр, ресурслар эзләячәкбез. Күңелсез яңалык, әмма буласы булды инде", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев