Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район җитәкчесе Сергей Димитриев Халыкара өлкәннәр көне белән котлады

-Хөрмәтле өлкәннәребез! Сез катлаулы тормыш юлы үтеп, авырлыкларны, сынауларны җиңеп, матур яшәү үрнәге күрсәттегез, туган төбәгебезне төзекләндерү, аның икътисадын ныгытуга үзегездән зур өлеш керттегез. Авыл хуҗалыгында, завод-фабрикаларда, төзелештә, сәламәтлек саклау, мәдәният, мәгариф өлкәсендә игелекле хезмәт итеп, чордашларыгызның ихтирамын, без - яшьләрнең хөрмәтен яуладыгыз, - диелә котлауда. -Сезнең бай тәҗрибәгез, үтемле...

-Хөрмәтле өлкәннәребез! Сез катлаулы тормыш юлы үтеп, авырлыкларны, сынауларны җиңеп, матур яшәү үрнәге күрсәттегез, туган төбәгебезне төзекләндерү, аның икътисадын ныгытуга үзегездән зур өлеш керттегез. Авыл хуҗалыгында, завод-фабрикаларда, төзелештә, сәламәтлек саклау, мәдәният, мәгариф өлкәсендә игелекле хезмәт итеп, чордашларыгызның ихтирамын, без - яшьләрнең хөрмәтен яуладыгыз, - диелә котлауда. -Сезнең бай тәҗрибәгез, үтемле сүзегез бүгенге эшебезне оештыруга, яшь буынны тәрбияләүгә, рухи яңарышка нык ярдәм итә. Без дә үз чиратыбызда өлкән буын вәкилләренең тормыш хәлен җиңеләйтү өчен кулдан килгәнне эшләргә бурычлыбыз.
Бәйрәм уңаеннан иң изге теләкләребезне кабул итеп алыгыз кадерле ветераннар. Сезгә сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, имин, тыныч картлык телибез.

фото: http://www.open2000.com/news/20-9-2011/86

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев