Район Эчке эшләр бүлегендә төрле хокук бозулар өчен 41 балигъ булмаган бала исәптә тора
Балигъ булмаганнар катнашында килеп чыгучы төрле хокук бозу һәм җинаятьләргә юл куймау максатында район Эчке эшләр бүлегенең полиция хезмәткәрләре балалар, аларның әти-әниләре белән төрле кисәтү әңгәмәләре уздыралар, исәптә торучыларның яшәү шартлары белән һәрдаим танышып торалар.
Шулай ук җәмәгать урыннарына рейдлар оештырыла, күпкатлы йорт подъездлары, автобус тукталышлары, мәктәп территорияләре тикшерелә. Исерткеч эчемлек кулланучыларны, наркотик матдәләр сату белән шөгыльләнүчеләрне ачыклау өчен дә чаралар үткәрелә. Бүгенге көндә район Эчке эшләр бүлегендә төрле хокук бозулар өчен 41 балигъ булмаган бала, балигъ булмаганнар бүлекчәсендә исә тәртипсез тормыш рәвеше алып барып, ул-кызларына начар йогынты ясаучы 45 әти-әни исәптә тора, дип хәбәр итте полициянең балигъ булмаганнар белән эше буенча инспекторы Лилия Кирилова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев