Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район башлыгы Кукмарада яшәүче Хәнифә апа Минһаҗеваны юбилее белән котлады (фото)

Бүген Хасановка авылында туып-үсеп, бүгенге көндә Кукмара поселогында бәхетле картлык кичерүче Минһаҗева Хәнифә Йосыф кызына 95 яшь тулды. Юбилярны район башлыгы Сергей Димитриев тәбрикләп, аңа Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Хәнифә апа күп еллар мәгариф системасында эшләгән. -Алгай, Ташлы-Елга, Дусай, Хасановка, Югары Арбаш, Ныртыда башлангыч...

Бүген Хасановка авылында туып-үсеп, бүгенге көндә Кукмара поселогында бәхетле картлык кичерүче Минһаҗева Хәнифә Йосыф кызына 95 яшь тулды. Юбилярны район башлыгы Сергей Димитриев тәбрикләп, аңа Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды.

Хәнифә апа күп еллар мәгариф системасында эшләгән.

-Алгай, Ташлы-Елга, Дусай, Хасановка, Югары Арбаш, Ныртыда башлангыч сыйныф балаларына белем-тәрбия бирдем. Пермь өлкәсендә 25 ел балалар бакчасында хезмәт куеп лаеклы ялга чыктым һәм гаиләбез белән Кукмарага кайтып төпләндек. 32 ел инде биредә яшим, - ди ул.

Хәнифә апа дүрт балага гомер биргән. Аның сигез оныгы, 4 оныкчыгы бар.

Юбилярны чын күңелдән гомер бәйрәме белән котлыйбыз, сәламәтлек, тыныч, имин тормыш телибез.

Алсу Идрисова хәбәре һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев