Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Чулпан Хәнәфина: “Чит илләргә товар сату өстенлек бирә”
Мәгълүм булганча, чит илләргә товарлар чыгару, экспорт күләмен арттыру илдә икътисадый үсешнең өстенлекле юнәлеше булып тора. Әмма, эре предприятиеләрдән аермалы буларак, кече һәм урта предприятиеләргә чит илләр белән багланышлар урнаштыру җиңел түгелдер. Кемне беләбез инде без анда, дип әйткәне булды бер эшмәкәрнең, бу хакта сүз кузгаткач. Әлеге сорауны башкачарак итеп,...
-Чулпан Габдулловна, үз продукциясен башка илләргә озатырга ниятләгән эшмәкәрләргә ярдәм бармы?
-Иң элек шуны билгеләп үтәргә телим: кече һәм урта предприятиеләргә тышкы базарларга чыгу бик мөһим, чөнки экспорт эшчәнлеге шактый өстенлекләр бирә. Республикабызда чит илләр белән сәүдә итүгә юнәлеш тоткан мондый предприятиеләргә ярдәм итү үзәге эшләп килә. Аның төп максатлары: эшмәкәрләргә экспорт мәсьәләре буенча киңәшләр бирү һәм укыту, аларга күргәзмә-ярминкәләрдә катнашу мөмкинлеге бирү, чит ил партнерлары белән хезмәттәшлекне оештыру һәм экспорт эшчәнлегенең барлык этапларында да бергә булу. Үткән 2016 елда гына да әлеге үзәк тарафыннан 400дән артык предприятиегә ярдәм күрсәтелгән. Безнең районда бу үзәкнең киңәш-консультациясеннән өч оешма: "Забава плюс" , "Кукморагрохимсервис", "Кукмара тегү фабрикасы" җәмгыятьләре файдаланды.
-Кече һәм урта эшмәкәрлекне кредитлауны стимуллаштыру программасы хакында әйтеп узсагыз иде.
-Кече һәм урта предприятиеләр Корпорациясенең Үзәк банк белән берлектә эшләгән әлеге программасы эшмәкәрләрдә ярыйсы ук кызыксыну уятты. Ул елына 9,6 проценттан 10,6 процентка кадәр ставка белән бер банктан 10 миллион сумнан 1 миллиард сумга кадәр ташламалы кредит алырга мөмкинлек бирә. Кукмаралылар да бу программада катнашыр дип уйлыйм.
-Кредит алу өчен кече һәм урта предприятиеләрнең залог белән тәэмин ителеше җитәрлек булмаса?
-Бу очракта республиканың Гарантия фонды җаваплылыкны үз өстенә алырга, ягъни поручитель булырга мөмкин. Үткән елда мондый мөмкинлектән районыбызның ике предприятиесе файдаланды: барлыгы 2 миллион сумга поручительлек белән 5 миллион сумлык кредит җәлеп ителде.
-Соңгы вакытта микрофинанс оешмалары активлашып китте. Микрозаемнарны теләге булган һәр эшмәкәргә алырга буламы?
-Заемнар түбәндәге эшчәнлек белән шөгыльләнүче кече һәм урта эшмәкәрлеккә бирелә: авыл хуҗалыгы, төзелеш, җитештерү һәм эшкәртү (шул исәптән чит ил товарларына алмаш булдыру), инновацияләр һәм фән-техниканы үстерүгә бәйле эшчәнлек, хезмәт күрсәтү, сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәт күрсәтү. 2016 елда районыбызның өч кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты барлыгы 7 миллион сум микрозаем алды.
-Лицензияләре алынган республикабыз банклары (Татфондбанк, Интехбанк, Анкорбанк) клиентларына ярдәм йөзеннән "Ташламалы лизинг" программасы эшләнгән икән. Аның асылы нидә?
-Бу программа кече һәм урта предприятиеләрне генә түгел, әлеге банкларның клиентлары булган барлык юридик затларны һәм эшмәкәрләрне күздә тота. Программа кысаларында һәртөрле милеккә биш елга кадәр еллык 8 процент белән, беренчел түләүдән башка, лизинг түләүләрен өлешчә компенсацияләү юлы белән финанс арендасы (лизинг) бирү планлаштырыла. Аны бирүнең ике юлы каралган: стандарт һәм кайтарыла торган лизинглар. Теләсә нинди төп средстволар (шул исәптән кулланышта булган) алу стандарт лизинг кысаларында, лизинг килешүенең гомуми срогының биштән бер өлеше дәвамында финанслана. Әмма әлеге банкларда калган акча ( яки күчерелмәгән түләүләр) күләменнән артык суммада түгел. Лизинг предметы булып төп средстволарга карый торган, бәясе 10 миллион сумга кадәрле теләсә нинди милек санала.
Кайтарыла торган лизинг мондый: лизинг алучы үзенең милкен (төп средствосын) сата һәм аны озак вакытка арендага ала. Бу аңа эшләрен кыска вакыт эчендә башкару өчен акчалы булу мөмкинлеген бирә. Лизинг компаниясе милекне ярты бәясенә (аннан да артык була алмый) сатып ала, бу очракта лизинг килешүе срогы дәвамында лизинг түләвенең процент өлеше компенсацияләнә, ләкин алда әйтелгән банкларда калган акча (яки күчерелмәгән түләүләр) күләменнән артык суммада түгел.
Бурыч йөген киметү өчен барлык лизинг килешүләре буенча лизинг түләүләрен ике айга яки милекне китерү вакытына кичектереп тору каралган.
"Ташламалы лизинг" программасы "Татарстан Республикасының кече бизнесы лизинг компаниясе" җәмгыяте аша тормышка ашырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев