Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Пациентлар хокукларын якларга: без нинди медицина хезмәтләре күрсәтүдән түләүсез файдаланырга хокуклы?

Газета укучылар сорауларына Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды (ТР ТММИФ) белгечләре җавап бирә.

Диспансеризация, дигән булып

Медицина үзәгеннән диспансеризацияне яшәү урыны буенча поликлиникада түгел, ә шәхси клиникада үтәргә тәкъдим итеп шалтыратканнар иде. Анда тикшеренү түләүле булып чыкты. Иминият компаниясе миңа тоткан акчаларымны кире кайтарыр микән?

Роза Тынчерова, мәҗбүри медицина иминиятен һәм иминият медицина оешмалары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру бүлеге башлыгы:

Кызганыч, соңгы вакытта диспансеризация, дигән булып, түләүле хезмәтләр күрсәтүне көчләп тагу очраклары ешайды. Шәхси медицина фирмалары вәкилләренең, телефоннан шалтыратып, төрле хезмәтләр күрсәтергә, шул исәптән диспансеризация үтәргә тәкъдим итү очраклары билгеле. Аларның кайберләре намуслы булмаган ысуллардан файдаланырга да тартынып тормый. Мәсәлән, сүз башында медицина полисы булу-булмауны ачыклау да кешеләрнең фикерен чуалта. Алар сүз үзләре өчен түләүсез үткәрелә торган диспансеризация турында бара, дип уйлыйлар һәм күрсәтелгән хезмәт өчен түләргә кирәклеген факт буенча гына аңлыйлар. Мондый очракларда иминият компаниясе тотылган акчаны кире кайтарта алмый. Диспансеризация бары тик гражданнар беркетелгән поликлиникаларда гына үткәрелә. Аны үткәндә барлык белгечләргә күренү дә, тикшеренүләр дә бушлай гамәлгә ашырыла. Өстәмә тикшерү үткәрергә яки диагнозны тәгаенләргә кирәк булса, табиб гражданны диспансеризациянең икенче этабына җибәрә, медицина хезмәтләре күрсәткән өчен бу вакытта да акча алынмый.

Табиблар кабул иткәнне күпме көтәргә?

Соңгы айларда күзләрем начар күрә башлады. Авырлык белән укыйм. Поселок хастаханәсендәге күз табибы бернинди дару да язып бирмәде, Казанга барырга, дип, юллама бирде, тик анда 10 ай көтәргә туры киләчәк, диде. Республика офтальмология хастаханәсендә көтү вакыты бераз азрак булып чыкты, алар миңа "берничә генә ай", - диделәр һәм шалтыратканны көтәргә куштылар.

Көтү вакытының соңгы чиге күпме?

Людмила Доронина, иминләштерелгән гражданнар хокукларын яклауны оештыру идарәсе башлыгы:

"Тар" белгечнең кабул иткәнен көтү вакыты, әгәр дә сүз планлы форма турында барса (сәламәтлеккә бернинди дә куркыныч янамаган очракта), - 14 календарь көн. Ә сезнең мөрәҗәгатегездә сүз тиз арада ярдәм күрсәтүне таләп итә торган очрак турында бара. Шуңа күрә ярдәмне мөмкин кадәр тизрәк күрсәтү өчен Фонд, Республика офтальмология хастаханәсендә чират зур булуны исәпкә алып, сезне офтальмология юнәлеше буенча мәҗбүри медицина иминияте системасында эшләүче башка клиникаларга җибәрергә булышачак.

Мин инвалид, диабет аркасында аягымның кан тамырлары белән проблемалар бар. Табибы кан тамырларына УЗИ ясатырга юллама биргән иде, әмма теркәү бүлегендә аны түләүсез үтеп булмый, түләргә кирәк, диделәр.

Л. Д.: Мин шуны истә тотарга киңәш итәр идем: поликлиникаларның нинди дә булса сәбәп аркасында диагностика тикшерүен яки "тар" белгеч консультациясен үткәрә алмавы пациент проблемасына әйләнергә тиеш түгел. Мондый очракларда поликлиника тикшеренү үтү өчен сезне башка медицина учреждениесенә җибәрергә тиеш. УЗИ, ЭКГ, холтер-ЭКГ, ЭЭГ үтүне көтү вакыты - 14 календарь көн. Бушлай УЗИ үтү өчен билгеләнгән 14 көн эчендә бернинди нигезсез медицина ярдәме күрсәтүдән баш тарткан, шул исәптән ярдәм күрсәтүне көтү вакытларын бозган өчен оешмага җан башына исәпләнгән финанслау нормативының 30 проценты күләмендә штраф салынырга мөмкин. Быел ул якынча 2500 сум тәшкил итә. Фонд сезгә диагностика үтүдә һичшиксез булышачак, ә мөрәҗәгатьтә бәян ителгән фактлар расланса, медицина оешмасына карата штраф санкциясе кулланылачак.

Мин, хезмәт ветераны буларак, бушлай теш протезлары ясатуга чиратта торам.Инде 5 ай үтте, әле һаман чакырганнары юк. Теш протезлары ясаганны көтү вакытының соңгы чиге билгеләнгәнме?

Л.Д.: Теш протезлары ясату гражданнарның ташламалы категорияләренә (хезмәт ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, «Ана-даны - Материнская слава» медале һ.б. булган затларга) Татарстан Республикасы бюджеты акчасы исәбеннән гамәлгә ашырыла. Әлеге гражданнар бу хезмәт күрсәтүдән - өч елга бер тапкыр, ә медицина күрсәткечләре буенча ешрак та файдалана ала. Ел саен бу максатларны тормышка ашыру өчен 100 млн. сумнан артык акча бүлеп бирелә. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы стоматология поликлиникаларына теш протезлары ясау күләмнәре буенча план билгели, алар әлеге планны чират тәртибендә гамәлгә ашыра. Протезлар ясаганны көтү вакыты норматив документлар белән билгеләнмәгән.

Җилкәм авырткач, табибка барган идем. Ул миңа томография ясатырга кушты, ләкин аны бары тик сентябрьдә генә ясата аласыз, дип аңлаттылар. Дәвалауны аннан башка гына билгеләделәр. Томография ясату өчен күпме вакыт бирелә?

Ольга Полякова, иминләштерелгән гражданнар хокукларын яклау бүлеге башлыгы:

Томография тикшерүләрен үтүгә ихтыяҗ зур булу сәбәпле, соңгы 3-4 ел эчендә мәҗбүри медицина иминияте системасына, бу эш белән шөгыльләнүче дәүләт клиникаларыннан тыш, шәхси клиникалар да җәлеп ителә. Компьютер томографиясен һәм магнитлы-резонанслы томография (КТ һәм МРТ) үткәрүне көтү вакыты аларны табиб билгеләгән көннән иң күбе 30 календарь көн тәшкил итәргә тиеш. Яман шеш авыруы түгелме, дигән шик тугада яки кичектергесез башка очраклар килеп чыкканда тикшеренү чираттан тыш үткәрелергә тиеш.

Шәхси клиниканың бушлай медицина ярдәме күрсәтәме-юкмы икәнен кайдан белергә була?

Л.Д.: Эшчәнлекләрен мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә гамәлгә ашыручы медицина оешмалары исемлеге безнең сайтта (www.fomsrt.ru) «Медицина оешмалары реестры» бүлегендә бар. Мәҗбүри медицина иминияте системасында катнашу өчен медицина оешмасы территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондына хәбәрнамә һәм тиешле документлар кертергә тиеш.

Клиниканың мәҗбүри медицина иминияте системасында катнашу-катнашмавы турында сез үзегезнең иминият компаниягезгә шалтыратып белә аласыз. Аның телефон номеры полисыгызда күрсәтелгән.

Хатымның тешен алдыру 1000 сумга төште, тешләрен дәвалау өчен дә аңа акча әзерләп торырга кушканнар. Мондый хезмәтләрнең кайсысы бушлай күрсәтелергә тиеш?

О.П.: Мәҗбүри медицина иминияте программасы кысаларында өлкәннәргә һәм балаларга терапевтика һәм хирургия стоматология медицина ярдәме, шулай ук 18 яшькә кадәрге балаларга һәм яшүсмерләргә брекет-системалар кулланмыйча ортодонтология ярдәме бушлай күрсәтелә. Теш протезлары ясау гына моңа керми. Еш кына безгә авыртуны баса торган препаратлар яки пломба кую материаллары өчен түләргә тәкъдим итүгә карата шикатьләр керә. Шуны исегездә тотыгыз: стоматология ярдәме күрсәткәндә авыртуны баса торган новокаин, лидокаин, ә 18 яшькә кадәрге балаларга тагын ультракаин да бушлай бирелергә тиеш. Үз илебездә эшләнгән пломба кую материаллары да, химик юл белән полимерлаша торган чит илдән кертелгән композит материаллар да («Кетак моляр», «Эвикрол», «Комполайт») түләүсез кулланыла. Әгәр дә гражданны мондый медицина ярдәме күрсәткән өчен түләргә мәҗбүр итәләр икән, ул шикаять белән үз иминият компаниясенә шәхсән мөрәҗәгать итә яки мәҗбүри медицина иминияте полисында күрсәтелгән «кайнар линия» телефонына шалтырата ала.

Мин дә дә , хатынымда да - шикәр диабеты. Соңгы вакытта метаформин алу кыенлашты. Өч ай даруханәгә йөрибез инде, ул анда һаман юк. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының кайнар линиясенә шалтыраткач, апрель өчен бирделәр. Инде июль уртасы җитте, әле безнең һаман да май һәм июнь өчен препарат ала алганыбыз юк. Шулай һәр очрак саен кайнар линиягә шалтыратып торырга калды мени инде? Хәзерге вакытта хатыным хастаханәдә ята. Аңа препарат кирәк булса, безгә нишләргә?

Л.Д.: Гражданнарның ташламалы категориясен дару препаратлары белән тәэмин итү Татарстан Республикасның Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагында. Бу мәсьәлә буенча, (843) 264-48-46 номерлы «кайнар линия»гә шалтыратудан тыш, язма рәвештә дә мөрәҗәгать итәргә була. Стационарда дәвалануга килсәк, шуны белү мөһим: анда пациент препаратлар белән бушлай тәэмин ителергә тиеш.

Электрон полисны кайда алырга була?

Минем мәҗбүри медицина иминияте пполисым иске. Аны алыштырырга кирәкме?

Р. Т.: Хәзерге вакытта актив рәвештә иске полисларны яңаларына алмаштыру процессы бара. Бу эшнең үзенчәлеге шунда: яңа полисларны кәгазьдә генә түгел, электрон чынаклы пластик карта рәвешендә дә эшләтергә була. Полислар якын арада алыштырылса, әйбәт булыр иде. Бердәм үрнәктәге яңа полисны рәсмиләштерү өчен иминият компаниясенә гариза язарга һәм кирәкле документларны тапшырырга кирәк. Полисны рәсмиләштерү тәртибен полислар бирү пунктларында ачыкларга мөмкин, полислар бирү пунктларының адресларын fomsrt.ru сайтында яки Фондның контакт-үзәгендә табарга була.

Минем универсаль электрон картам бар, ә полисым юк. Миңа аны рәсмиләштерергә кирәкме?

Р. Т.: Универсаль электрон карталар Россия Федерациясендә киң таралмады, аларны хәзер ясаудан туктадылар, шуңа күрә сезгә полисны рәсмиләштерергә кирәк булачак.

МӨҺИМ

Медицина учреждениеләрендә түләүле медицина хезмәтләре күрсәтүне көчләп тагарга маташсалар яисә белгечкә күренү яки диагностика үтү өчен язып куюдан баш тартсалар, шикаять белән кая мөрәҗәгать итәргә?

Мондый очракларда түбәндәге иминият компанияләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк:

«Ак Барс-Мед»: 8-800-500-03-03,

«Спасение»: 8-800-100-07-17,

«Чулпан-Мед»: 8-8-00-200-10-65.

ТР ТММИФ контакт-үзәге: 8-800-200-51-51.

Барлык шалтыратулар да бушлай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев