Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олыяз мәктәбендә Гаян Әхмәтшинның “Гомерем мизгелләре” дигән китабы буенча укучылар конференциясе узды (фото)

Күпме газап чиккән безнең халык, күпме күз яшьләре кичергән, дип юкка гына әйтмәгән Тукаебыз. Тарих сәхифәләрен актарганда, үз халкының, үз милләтенең җанына таш орып яшәгән еллары саклана халык хәтерендә. Башыннан нинди газаплы кичерешләр, авырлыклар үтсә дә, иманын югалтмаган, җан газабы кичерсә дә, үтә чыдамлык, көчле ихтыярга ия язмабыз герое Гаян...

Күпме газап чиккән безнең халык, күпме күз яшьләре кичергән, дип юкка гына әйтмәгән Тукаебыз. Тарих сәхифәләрен актарганда, үз халкының, үз милләтенең җанына таш орып яшәгән еллары саклана халык хәтерендә. Башыннан нинди газаплы кичерешләр, авырлыклар үтсә дә, иманын югалтмаган, җан газабы кичерсә дә, үтә чыдамлык, көчле ихтыярга ия язмабыз герое Гаян Әхмәтшин.

8нче сыйныыф укучылары тарафыннан хәзерләнгән Г.Әхмәтшинның "Гомерем мизгелләре" дигән китабы буенча укучылар конференциясе шушы шәхескә багышланган иде. Гади авыл кешесенең бөек эшләре турын-дагы тормыш юлын укучылар теләп өйрәнделәр. Сугышта, әсирлектә күргән гыйбрәтле вакыйгаларны сөйләгәндә балалар дулкынлану хисләре кичерделәр. Балачактан һөнәргә өйрәнү теләгенең үсеп җиткәч ныгып, чит илләрдә дә мәртәбәле кеше булып саналуның сәбәпләрен хезмәт яратуда икәнен аңладылар. Гаян Әхмәтшинның үз сөйләвендәге язмасындагы киңәшләр дә укучылар өчен бик файдалы булды.

Нәзирә Гарифуллина, татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Гомәр Хаҗиев фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев