“Нараткай”да ял итүчеләр ЮХИДИ инспекторлары белән очрашты (фото)
Камышлы урманы буенда урнашкан "Нараткай" лагерендә ял итүчеләр ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очрашты.
Биредә балаларның юл йөрү кагыйдәләрен белүләренә багышланган бәйге оештырылды. Малайлар һәм кызлар, командаларга бүленеп, "Визит карточкасы", "Кроссворд чиш", "Юл билгеләрен җый", "Беренче медицина ярдәме күрсәт" дигән һәм башка бәйгеләрдә көч сынашты. Инспектор Ранил Гыйниятуллин юлда иминлекне саклау турында сөйләде, балаларның сорауларына җавап бирде. Чара соңында һәркемгә бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев