“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында 84 балага сумка тапшырылды (фото)
Хәйрия акчасына авыр тормыш хәлендә калып, аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, мөмкинлекләре чикләнгән 84 балага мәктәп кирәк-яраклары тутырылган сумкалар тапшырылды
"Бердәм Россия" сәяси партиясе шигаре белән узучы "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясен оештыру соңгы елларда матур традициягә әйләнде. Райондашларыбыз, җитәкчеләр, оешма-предприятиеләр, мәктәп директорлары, балалар бакчасы мөдирләре, җирлек башлыклары, шәхси эшмәкәрләр быел да акциядән читтә калмыйча, әлеге чарада үз өлешләрен керттеләр. Хәйрия акчасына авыр тормыш хәлендә калып, аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, мөмкинлекләре чикләнгән 84 балага мәктәп кирәк-яраклары тутырылган сумкалар тапшырылды. Аларны район комиссиясе сайлап алды.
Бәйрәмгә килүчеләрне район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина котлады,үзенең изге теләкләрен ирештерде.
Чара Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары әзерләгән тамаша, җырлар белән үрелеп барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев