Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәктәп формасы алыр вакыт

Җәйнең "бәлеш төбе" - август аена кердек. Мәктәп балаларының рәхәт чоры - каникуллары тәмамланып, яңа уку елы башланырга да бер айдан азрак вакыт кала. Уку әсбапларын, яңа киемнәрне хәзердән үк алып куймасаң, ай азагына таба кыйммәтләнәсен көт тә тор! Шуңа күрә ата-аналар бу турыда кайгырта башладылар инде. Республикада әлегә мәҗбүри...

Җәйнең "бәлеш төбе" - август аена кердек. Мәктәп балаларының рәхәт чоры - каникуллары тәмамланып, яңа уку елы башланырга да бер айдан азрак вакыт кала. Уку әсбапларын, яңа киемнәрне хәзердән үк алып куймасаң, ай азагына таба кыйммәтләнәсен көт тә тор! Шуңа күрә ата-аналар бу турыда кайгырта башладылар инде. Республикада әлегә мәҗбүри бердәм форма булмаса да, шуңа таба барабыз бугай. Районыбызда "Һәрбер мәктәпнең яисә һәрбер сыйныфның форма киеме булырга тиеш" дигән бурыч куелганга да инде берничә ел. Белем йортына нинди киемнән йөриячәксез, сатып алдыгызмы әле - шул хакта сораштыру үткәрергә булдык.

Миләүшә Гарифуллина, Өркеш авылы:

-Безнең Югары Арбаш мәктәбендә махсус форма - кара төстәге күлмәк, кара алъяпкыч, бәйрәмнәрдә алъяпкычның агын кию каралган. Мин мондый тәртипкә каршы түгел, киресенчә, шулай булырга тиеш, дип исәплим. Барыбыз да бертөрле киемнәрдән булгач, төп игътибар укуга бирелә. Кем нинди күлмәк-кофтадан килгән, кайдан һәм ничә сумга алган икән, дип кызыксынасы юк. Быел мин 10сыйныфка барам. Форма киемен узган елда кибеттән алган идек, быел да таман әле. Ә уку кирәк-яраклары өчен бу атнада Кукмарага килергә ниятләп торабыз.

Владислав Староверов, Чарлы авылы:

-9 сыйныфка күчтем. Укытучылар формадан йөрүебезне сорыйлар, әмма катгый рәвештә мәҗбүр итү юк. Кайберәүләр башка киемнән, әйтик, джинс чалбардан да килергә мөмкин. Нинди кызлар ошыймы? Тиешле кагыйдәләрне үтәүчеләр, дип уйлыйм. Үземнең форма киемем: кара костюм-чалбарым бар. Бик салкын көннәрдә, тәртипне бозып, җылы свитер кимичә дә булмый.

Гөлия Кәримова, Сазтамак авылы:

-Авылыбыздагы башлангыч мәктәпне тәмамладым быел. Белем алуымны Кукмара 1нче урта мәктәбендә дәвам итәчәкмен. Күпчелек фәннәрне рус телендә укытуларын беләм анда. Татар баласына кыенрак булмасмы, дисез? Тырышырга туры килер инде. Ераклык куркытмый, маршрут автобусы белән йөрермен. Автобус килмәгән очракта әти машина белән илтеп куя ала. Абыем Фәнзил дә шул мәктәптә укый бит, быел 7 сыйныфка бара, аңа анда бик ошый. Сыйныфташларым да әлеге мәктәпкә җыена. Миңа уку кирәк-яраклары һәм форма алдык инде. 5 мең сумлык булды.

Фәридә Гобәйдуллина, Янил авылы:

-Форма киеменең әзерен сатып алсаң, начар сыйфатлы булырга мөмкин, ди әни. Шуңа күрә күлмәк, ак һәм кара алъяпкычлар тектерү өчен ательега заказ бирдек. Тукыманың үзебезгә ошаганын сайларга була анда.

Галина Осипова, Кече Чура авылы:

-Улым Вадим Югары Чура мәктәбенә йөреп укый. Кара костюм-чалбар аласы бар әле.

Гөлирә ханым, Кукмара:

-Мәктәп укучыларына сокланып карап калам: бигрәк матур, килешле инде форма киемнәре! Ак алъяпкычлары күз яуларын алырлык: челтәрле, өрфия кебек очып китәрдәй тукымалардан әллә ниләр кыландырып тегелгән. Аларга ияреп, үземнең укырга барасым килә хәтта. Безнең замандагы форма алъяпкычы гади ситсыдан һәм гади генә тегелешле, челтәр якалар да сирәк күренеш иде. Әниләр күлмәкне, берничә елга җитәрлек булсын дип, зурракны алуны хуп күрделәр. Кыскартып, тарайтып кию - үз-үзенә ышанган, "кыланчык" кызларга гына хас булды. Хәзергене безнең чор белән чагыштырып буламыни?

Сораштыруны Гөлҗофар Миннеханова үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X