Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәдәният яңалыклары (фото)

Районыбызның авыл мәдәният йорты һәм клубларында, ял паркларында һәрдаим төрле кичәләр, бәйрәмнәр уздырыла, дип хәбәр итте район Мәдәният йорты методисты Фәрзия Сәлләмова. Кара Елга, Бурсык Елга, Яңа Комар авылларында "Кече авыл", Кәркәүчтә "Авыл бәйрәме" бик күңелле үтте. Атлас Булатов исемендәге мәдәният һәм ял паркында - Байлангар, ә Җиңү Паркы каршындагы...

Районыбызның авыл мәдәният йорты һәм клубларында, ял паркларында һәрдаим төрле кичәләр, бәйрәмнәр уздырыла, дип хәбәр итте район Мәдәният йорты методисты Фәрзия Сәлләмова.

Кара Елга, Бурсык Елга, Яңа Комар авылларында "Кече авыл", Кәркәүчтә "Авыл бәйрәме" бик күңелле үтте.

Атлас Булатов исемендәге мәдәният һәм ял паркында - Байлангар, ә Җиңү Паркы каршындагы мәйданда Зур Кукмара җирлегеннән килгән үзешчәннәр концерт куйды.

Поч-Кучук авылының "Кнавел" мари халык фольклор ансамбле - Мамадыш районының Шия авылында, район үзешчәннәре - Төркәштә "Кичке уен", Югары Тәкәнеш авылында - "Оч син, жырым" дигән зур концерт, Балтач районының Югары Арбор авылы хәвәскәрләре - Зур Сәрдек мәдәният йортында, Әсән-Елгада үткән "Чишмә бәйрәме"ндә мамадышлылар ял кичәсе оештырдылар.

Районыбызның Ядегәр, Зур Сәрдек, Олыяз һәм Зур Кукмара мәдәният йортларында Фирдус Тямаев концертлары гөрләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев