Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Манзарас урта мәктәбе укытучысы Светлана Бурцева Мәскәүдә узган бөтенроссия конкурсыннан җиңү яулап кайтты

Укытучы хезмәте - иң авыр һәм күп сабырлык сорый торган һөнәрләрнең берсе. Ул балаларга белем белән беррәттән тәрбия дә бирә һәм шуның нәтиҗәсендә җәмгыятебез формалашуга үз өлешен кертә. Еллар үткән саен укыту методикасы да, балалар үзләре дә үзгәрәләр һәм шул ук вакытта укытучыларга да заман белән бергә атларга туры килә....

Укытучы хезмәте - иң авыр һәм күп сабырлык сорый торган һөнәрләрнең берсе. Ул балаларга белем белән беррәттән тәрбия дә бирә һәм шуның нәтиҗәсендә җәмгыятебез формалашуга үз өлешен кертә. Еллар үткән саен укыту методикасы да, балалар үзләре дә үзгәрәләр һәм шул ук вакытта укытучыларга да заман белән бергә атларга туры килә.

Соңгы елларда укытучыларның хезмәтен бәяләү һәм үзара тәҗрибә уртаклашу максатыннан район, республика, Рәсәй күләмендә күптөрле конкурс-бәйгеләр үткәрелә.

Мәскәү шәһәрендә узган педагогларның "Минем иң яхшы дәресем" дигән VII бөтенроссия һөнәри осталык конкурсында якташыбыз, Манзарас урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Светлана Владимировна Бурцева икенче урынны яулады һәм "Мәгарифкә хезмәте өчен" медале белән бүләкләнде.

Әлеге конкурста Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 200дән артык педагог катнашып, үзенчәлекле дәрес үрнәкләре тәкъдим иттеләр.

-Үзгә формада дәрес үткәрү идеясе күптән барлыкка килгән иде һәм менә аны чынга ашыру өчен сәбәп тә туды. Без 5а сыйныфы белән маҗаралы, мавыктыргыч "юл"га кузгалдык: төрле утрауларда булдык, Юнга мәктәбе үттек, суга баткан чүлмәкне таптык. Дәрес барышында укытучы гына түгел, укучылар да төрле әкият геройларына әверелделәр. Кырык биш минутлык "сәяхәт" сизелми дә үтеп китте, - ди Светлана Владимировна. -Дәрес әзер булгач, сценариен язып конкурска җибәрдем. Билгеле, җиңү җиңел генә бирелмәде. Җавап көткәндәге хис-кичерешләремне әйтеп-аңлатып бетерерлек кенә түгел, бик дулкынландым. Миңа нык тырышырга туры килде, чөнки максатым Татарстанда да талантлы, иҗади, актив укытучылар барлыгын күрсәтү, башка төбәкләргә дә үзебез турында белгертү иде. Көтеп алынган уңай җавап һәм мин Мәскәүдә...

Әлеге конкурс кысаларында укытучылар башкала мәктәпләрендә булалар, танылган галимнәрнең лекцияләрен тыңлыйлар, "Педагогический вестник" газетасының баш мөхәррире белән очрашалар. Ә якташыбыз күңелендә иң истәлекле вакыйгаларның берсе булып, түгәрәк өстәл артында фикер алышу кереп калган.

-Һәрберебез укыту-тәрбия өлкәсендә үзенең серләре, тәҗрибәсе белән уртаклашты. Әлеге дискуссия вакытында барыбызны да балаларны ярату, мәктәптә эшлисе килү теләге берләштергәнен аңладым. Кайтыр юлга кузгалганда безнең тәҗрибә "капчыгы" тагын бик күп яңалык, фикерләр белән баеган иде.

Билгеле, укытучы - иҗади шәхес, шул ук вакытта фән кешесе дә. Яхшы укытучы булу өчен үз фәнеңне белү генә җитми, тормыштагы яңалыклардан да хәбәрдар булып, аларны үз эшчәнлегеңдә куллана белү кирәк. Шушы сыйфатларны берләштерә алганда гына укытучы укучыларда үз фәненә карата кызыксыну уята ала.

Егерме елдан артык гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Светлана ханым нәкъ менә шушы сыйфатларны үзенә өлге итеп алган. Аның дәресләрендә укучылар һәрвакыт яңалыкка омтылалар, төрле катлаулыктагы сорауларга җаваплар эзлиләр, белем үрләрен яулыйлар. Ул һәрбер баланы якын күрә, аларны шәхес буларак кабул итә. Әлбәттә, укучылар үзләренә карата игътибарны сизәләр һәм укытучыларын хөрмәт итәләр.

Светлана Владимировнаның укучылары да төрле конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулыйлар. Ул аларга белемнәрен киңәйтергә, үз мөмкинлекләреннән файдаланырга, сәләтләрен үстерергә булыша. Ул мәктәптә "Осталар иле" түгәрәген дә җитәкли. Монда укучылар, аеруча кызлар, кул эшләренә өйрәнәләр. Светлана Владимировна ярдәме белән алар хыялларын тормышка ашыралар: төрле материалдан һәм төрле формада уенчыклар, сувенирлар, бизәнү әйберләре һәм башка бик күп төрле матур эшләнмәләр ясыйлар.

Инде алты елдан артык Светлана ханым директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары вазыйфасын да башкара. Димәк, ул - укучыларга гына түгел, укытучылар өчен дә остаз һәм ярдәмче.

Әлеге авыр һәм мактаулы хезмәттә нәтиҗәле эшләвендә Светлана Владимировнаның якыннарының роле зур, дип уйлыйм. Чөнки гаиләдә тынычлык, ярату һәм бер-береңә хөрмәт кебек сыйфатлар булмаса, эш урынында да уңышларга ирешү җиңел түгелдер ул. Тормыш иптәше Валериан, уллары Артем, Максим, Никита аның төп терәге, яклаучы һәм саклаучылары.

Укытучы хезмәте җаваплы һәм авыр дидек, тик шулай булса да, аның нәтиҗәсе сөенечле булсын. Светлана Владимировнага тормышында һәм хезмәтендә иҗади уңышлар, яңа җиңүләр телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучы конкурс җиңү яулаган

erid: 2VtzqxWHLUk