Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кышкы вакыт кире кайта

"Кышкы" һәм "җәйге" вакытка күчү безнең илдә 2011елның җәендә туктатылган иде. Шулай итеп, без астрономик вакыттан ике сәгатькә алда яши башладык. Бик читен булды: караңгыда өйдән чыгып китеп, караңгыда кайтырга туры килде. Табибә буларак, шуны әйтәсем килә: вакыт белән "шаяру" кеше сәламәтлегенә начар тәэсир ясый. Яңа вакытка ияләнү җиңел түгел,...

"Кышкы" һәм "җәйге" вакытка күчү безнең илдә 2011елның җәендә туктатылган иде. Шулай итеп, без астрономик вакыттан ике сәгатькә алда яши башладык. Бик читен булды: караңгыда өйдән чыгып китеп, караңгыда кайтырга туры килде. Табибә буларак, шуны әйтәсем килә: вакыт белән "шаяру" кеше сәламәтлегенә начар тәэсир ясый. Яңа вакытка ияләнү җиңел түгел, чөнки организмның биоритмнары бозыла, йокларга яту вакыты үзгәргәнлектән, кеше йоклап китә алмый интегә. Йокысы туймаган кеше эшен дә тиешле итеп башкара алмый, игътибарлылыгы югала, тиз арый, кызып китүчән була. Кечкенә балалар, өлкән кешеләр моны аеруча авыр кичерә.

Быел Дәүләт Думасы кабаттан кышкы вакытка кайту турындагы закон проектын яклады: 26 октябрьдә сәгать уклары бер сәгатькә артка күчерелеп, башкача вакытны үзгәртүләр булмаячак, диелгән бу документта. Яхшы хәбәр, минемчә.

фото: http://minaev-hutor.livejournal.com/18082.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев