Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Балам наркоман - аны ничек дөрес юлга бастырырга?

Бүген районыбызда наркотик матдәләр кулланучы 20 кеше наркологта исәптә тора. Шуларның унысы - наркотикны бер яки берничә тапкыр кулланып караучылар. Исәптә торучы наркоманнар арасында балалар юк. Газетабызның үткән саннарында "Тылсым" халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Гөлирә Гыйләҗева белән баланы наркомания юлына басудан саклап калу ысуллары турында сөйләшкән...

Бүген районыбызда наркотик матдәләр кулланучы 20 кеше наркологта исәптә тора. Шуларның унысы - наркотикны бер яки берничә тапкыр кулланып караучылар. Исәптә торучы наркоманнар арасында балалар юк.

Газетабызның үткән саннарында "Тылсым" халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Гөлирә Гыйләҗева белән баланы наркомания юлына басудан саклап калу ысуллары турында сөйләшкән идек. Бу юлы исә наркоман булып киткән баланы дөрес юлга бастыру һәм андый очракта үз-үзеңне ничек тоту турында әңгәмә кордык.
-Гөлирә ханым, инде Аллаһ сакласын, әмма баласының наркотиклар куллануын белеп алган ата-ана үзен ничек тотарга, иң элек нишләргә тиеш?
-Әлбәттә, бу җиңел процесс түгел. Баласының наркотик куллануын белеп алган ата-ана зур шок кичерә. Әмма мондый очракта үз-үзеңне кулга алу зарур. Әти-әниләр, исегездә калдырыгыз: сез - өлкән кешеләр, шуңа да паникага, истерикага бирелергә хакыгыз юк. Балагызга тавыш яки кул күтәреп, тынычландыра торган даруларга "ябышуыгыз" бу мәсьәләне чишми. Иң элек бала белән утырып сөйләшергә, аңлашырга кирәк. Бәлки, сабыегыз наркотик матдәләрне ниндидер басым астында куллана, яки аңа яныйлардыр. Ә тавыш күтәрү - баланы үзегездән ераклаштыру гына. Ул куркуыннан сезгә бер ни дә сөйләмәскә мөмкин. Гомумән, нинди генә очракта да ата-ана баласы өчен дошман түгел, ә иптәш булырга тиеш.
-Бала дөресен сөйләсә, икенче адым нинди?
-Әгәр бала гаебен таныган икән, димәк, ул сезгә ышана, сездән ярдәм көтә. Бу көннән башлап, аңа акча бирүдән туктагыз, йөргән кызына бүләкләр алышмагыз, гаиләсе булса, гаиләсенә дә ярдәм итүдән баш тартыгыз. Кичекмәстән тәҗрибәле табиб эзли башлагыз.
-Баланың наркотиклар белән бәйләнешен аның үзенә сиздермичә генә ачыклап буламы?
-Наркоман баланың холкы үзгә була. Ул гаиләдән читләшкән, астыртын, күп вакытын өйдән тыш үткәрә. Үз-үзен тотышында ялган, хәйләкәрлек, тиз кабынып китүчәнлек өстенлек итә. Шулай ук, ул наркоманиягә каршы көрәшү мәгънәсезлек, үзенең тормышы да кызыксыз булуын гел ассызыклап тора. Мондый күренешләр күзәтелмәсен өчен, баланың күпме акча тотуын даими тикшереп торыгыз. Әгәр ул баштагыга караганда күбрәк акча сорый икән, аны кая куллануын белешегез. Чөнки ул наркотиклар сатып алу өчен акча тупларга мөмкин.
-Әгәр дә наркоман бала үз-үзенә кул салу белән яный башласа?
-Монысы - шантаж дип атала. Гадәти очракларны карыйк: "Әгәр миңа машина алып бирсәгез, минем шөгылем барлыкка киләчәк, кадалудан да туктаячакмын", "Миңа акча бирмәсәгез, әҗәтләремне түли алмыйм һәм мине үтерәчәкләр", "Әгәр акча бирмәсәгез, үз-үземә кул салам, хәзер үк үләм"... Бала ничек кенә акча таләп итсә дә, "Юк!" - дип җавап бирегез. Аңа үзегез шарт куегыз: "Бер елдан, табиб синең турында башка наркотиклар кулланмый дип әйтсә, машина алып бирү турында уйлашырбыз", "Әҗәтең булган кеше монда үзе килсен, паспорты белән расписка язсын һәм без әҗәтеңне аңа түләрбез". Ә кул салуга килгәндә, сөйләнеп йөргән кеше үзен чамадан тыш яратучан була, андый адымга да сирәк очракта бара. Үзегез дә куркытулар белән бик мавыкмагыз. "Наркотик куллануыңны ташламасаң, мин сине дәваханәгә илтеп куям", "Дусларыңны төрмәгә утыртам", "Бүтән акча бирмим, үз көнеңне үзең күр" дигән янауларны наркоман колагы аша гына үткәрә һәм болай эшләвегезгә ышанмый. Әгәр шушыларның берәрсен тормышка ашырсагыз гына, наркоман белән идарә итү мөмкинлеге туачак.
-Кешене наркотиклардан өй шартларында гына биздереп буламы?
-Юк. Әмма балагыз табибка барырга баш тартса, аңа наркотикларны мөстәкыйль рәвештә ташлап карау мөмкинлеге тудырыгыз. Могҗизалар көтмәгез, наркоманияне болай гына дәвалап булмый, бу ысул - балагыз табибка барырга кирәклеген үзе аңлау өчен кирәк. Ышанычлы табибны исә үзегез табып бирегез. Дәвалану барышын, аннан соңгы бер-ике ел тормышын да даими күзәтеп барыгыз. Савыгу курсы тәмамланып, 2-3 ай вакыт үткәч, аңа "ирек" өчен дә бераз вакыт бирергә мөмкин. Әйтик, көнгә 1-2 сәгатькә ул сезнең карамактан тыш та кала ала.
-Дәваланганнан соң, бала шушы хәерсез юлга кабат кайтса?
-Бу хәл дәвалану барышында да булмас дип әйтеп булмый. Андый очракта балага шундук ташланмагыз, бу турыда кичекмәстән табибка җиткерегез. Бала кабат кадалуын инкарь итсә, экспертиза өчен канын тапшырып карарга тәкъдим итегез. Гомумән, кемдер ниндидер дәвалану ысуллары, дарулар тәкъдим итсә, яки бала берәр даруны үзе соратса да, табиб белән киңәшләшмичә бер ни кулланмагыз.
-Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Гөлирә ханым.

Кемгә мөрәҗәгать итәргә?
Район үзәк дәваханәсе табиб-наркологы Рөстәм Сабирҗанов
Наркотиклар әйләнеше буенча Россия Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең "Ышаныч телефоны": 8(843)2734345

Гөлназ ГАЛИМҖАНОВА

фото http://www.vzmakh.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев