Кукмараның атаклы көрәш тренеры Нуретдин Зиатдинов фикерләре
Кукмара районы көрәшчеләре белән тирә-юньдә дан тота. Арча педагогика көллиятенә дә укырга Кукмарадан көрәшче егетләр килә. Әле менә яңа гына Казанда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган республикакүләм ярышларда да алар беренче өчлеккә керде. Арчада көрәшче Фәргать Мортазин истәлегенә үткәрелгән ярышта Кукмара районыннан атаклы тренер Нуретдин Зиатдинов белән (рәсемдә уртада) сөйләштек....
Кукмара районы көрәшчеләре белән тирә-юньдә дан тота. Арча педагогика көллиятенә дә укырга Кукмарадан көрәшче егетләр килә. Әле менә яңа гына Казанда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган республикакүләм ярышларда да алар беренче өчлеккә керде. Арчада көрәшче Фәргать Мортазин истәлегенә үткәрелгән ярышта Кукмара районыннан атаклы тренер Нуретдин Зиатдинов белән (рәсемдә уртада) сөйләштек.
Кечерәк кенә буйлы җиңел гәүдәле тренер Нуретдин Зиатдинов менә ниләр сөйләде.
- Мин Кукмараның Сәламәтлек һәм өстәмә белем бирү үзәге җитәкчесе булып эшлим. Көрәш буенча спорт мастеры, республиканың атказанган тренеры. Зур Сәрдек авылыннан. Адай авылында балаларны көрәшкә әзерлим.
- Көрәштә уңышның сере нидә?
- Фонат тренерлардан тора.
- Димәк сез фонат?
- …
- Минемчә, көрәшчеләрне кызыксындыру чарасы булырга тиеш.
- Әлбәттә. Хәзерге заманда бигрәк тә! 90нчы елларда безнең район көрәштә күтәрелде. Районда көрәшчеләрнең аерым счеты булдырылды. Колхозлар һәм көрәш җанлы кешеләр счетка акча салды. Һәрнәрсәгә котлык заман ул. Шул счетка кергән акчага көрәшчеләргә телевизорлар, кер юу машиналары, тузан суырткычлар һ.б. бүләк ителде… 2006 елларга кадәр көрәштә бик каты үсеш булды. Колхозлар белән бергә көрәшчеләрнең счеты да бетте.
- Ә ул счетны бүген дә ачып була бит!
- Әйе, ачып була. Тиешле контроль белән яхшы эшләп китәр иде ул һәм нәтиҗәсе дә булыр иде.
- Ә сезнең бүген дә нәтиҗәләрегез әйбәт.
- Көрәштә еллык нәтиҗәләр буенча безнең район республикада беренче урында бара.
- Сере нидә? Фонат тренердан тора дип сөйләштек инде.
- Мәктәпләрдә түгәрәкләр эшли. Ай саен бер ярыш уздырырга тырышабыз. Аны күренекле кешеләр, көрәшчеләр исеме белән бәйләп уздырабыз.Менә шунда күренә инде кемнең ничек эшләгәне!
- Мәктәпләрдә түгәрәкләр эшли дибез. Ә бу түгәрәкләрнең ничек эшләгәнен тикшерәләрме сездә? Бәлки көрәш түгәрәгендә туп тибеп вакытны уздыралардыр?
- Әлбәттә, тикшерәбез! Ярышларда кемнең ничек эшләгәне күренә инде. Уңышның сере нидә дигәннән, район башлыгыннан күп нәрсә тора.
- Теләкләрегез.
- Арчалар бүген бик матур ярыш оештырды. Шулай очрашып торырга язсын. Бүгенге кебек ярышлар дөрес һәм матур оештырылса, бүләген дә кызганмасалар, көрәшчеләрнең ярышка киләселәре килеп тора. Безнекеләрнең Арчага киләселәре килеп торыр инде. Рәхмәт.
- Уңышлар!
Язманы Румия Надршина әзерләде. Автор фотосы, Арча хәбәрләре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев