Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмаралылар пенсияләрен арттыра

Мул пенсия алып тыныч яшәү өлкән буын кешеләренең иң зур теләгедер, мөгаен. 2008 елның 30 апрелендә гамәлгә кергән "Пенсиянең тупланма өлешенә өстәмә взнослар кертү һәм пенсия тупланмасын формалаштыруда ярдәме" турындагы 56нчы Федераль Закон нәкъ менә шул максатны күздә тота да. Бу программа эшли торган гражданнар өчен булачак пенсияләре күләмен дәүләт...

Мул пенсия алып тыныч яшәү өлкән буын кешеләренең иң зур теләгедер, мөгаен.

2008 елның 30 апрелендә гамәлгә кергән "Пенсиянең тупланма өлешенә өстәмә взнослар кертү һәм пенсия тупланмасын формалаштыруда ярдәме" турындагы 56нчы Федераль Закон нәкъ менә шул максатны күздә тота да.

Бу программа эшли торган гражданнар өчен булачак пенсияләре күләмен дәүләт ярдәмендә арттыру өчен уникаль мөмкинлек тудырды. Елына 2000нән алып 12000 сумга кадәр булачак пенсия исәбенә акча саласың икән, хөкүмәт аны ике тапкырга арттыра - шул кадәр сумманы шәхси исәп счетына кертә.

Программаның гамәлдә булу вакыты чикләнгән һәм бу мөмкинлектән бары 2013 елның 30 сентябренә кадәр файдалана башлаган гражданнар ун ел дәвамында взносларын түләп барып пенсияләрен арттыра алалар.

Закон көченә кергәннән бирле дүрт ел үтте. Районыбызда 2012 елда бу программадан 2661 кеше файдаланып, 3644013 сумлык взнос керттеләр. Шуның кадәр үк сумма быелның 15 маена кадәр шәхси исәп счетларына хөкүмәт тарафыннан кертелеп бетәчәк. Әмма булачак пенсиянең күләмен арттыруда анда катнаша алырдай район гражданнарының нибары 5,2 проценты гына катнашуын исәпкә алсак, никадәр кеше пенсия күләмен хөкүмәт исәбенә арттыру мөмкинлеген кулдан ычкындырган дигән сүз. Чыннан да, бер генә банк та акчаны сакларга салган очракта 100 процентка арттыруны вәгъдә итми бит!

Кайберәүләр пенсиягә ерак әле дип ашыкмый. Югыйсә, пенсиягә чыгарга озак калмаганнар да бар үзе. Үкенерлек булмасын, 2013 елның 30 сентябренә кадәр бу программаны файдаланып калыгыз, әле соң түгел!

РПФның район идарәсе

фото: http://www.tv21.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара пенсия фонды тупланма өлеш

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X