Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмаралылар “Костер”да пионерияне искә төшерде

Татарстанда пионер оешмасына 90 ел тулу уңаеннан "Костер" республика балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә балалар иҗтимагый оешмалары слеты узды. Әлеге чарада Кукмара районыннан Поч.Сутер урта мәктәбе делегациясе: педагог оештыручы Михаил Михайлов, мәктәпнең актив укучысы Ксенья Костина, балалар хәрәкәте ветераны, 30 ел эш тәҗрибәсе булган пионервожатый Зөһрә Булатовалар катнашты. Слетта һәр район...

Татарстанда пионер оешмасына 90 ел тулу уңаеннан "Костер" республика балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә балалар иҗтимагый оешмалары слеты узды. Әлеге чарада Кукмара районыннан Поч.Сутер урта мәктәбе делегациясе: педагог оештыручы Михаил Михайлов, мәктәпнең актив укучысы Ксенья Костина, балалар хәрәкәте ветераны, 30 ел эш тәҗрибәсе булган пионервожатый Зөһрә Булатовалар катнашты.

Слетта һәр район визит карточкасы тәкъдим итте. Программада "Искиткеч әйдаман" республика конкурсының финалы да булды, анда республиканың иң яхшы әйдаманы сайланды. Ветераннар өчен Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрына сәяхәт тә оештырылды, алар хозурына "Умырзая" спектакле тәкъдим ителде.

Балаларны биш отрядка бүлделәр. Укучылар ашханәгә, төрле чараларга пилотка киеп, галстуклар тагып бардылар. "Костер"да оештырылган слеттан кукмаралылар күтәренке кәеф белән кайтты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара слет пионерлар

erid: 2VtzqxWHLUk