Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмаралы Зөлфия Хөсәенова күпкатлы йорт янын гүзәллеккә күмгән

Берсеннән-берсе матур чәчәкләр, кулдан ясалган тегермән, кое дисеңме... бер сихри патшалыкны хәтерләтә бу бакча

Кукмара шәһәрендә урамнарга, йорт тирәсенә чәчәкләр утырту матур гадәткә әйләнде. Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр дә подъезд алларына аллы-гөлле чәчәкләр утыртып, әйләнә-тирәсен матурлый. Кукмараның Ворошилов урамы, 14нче йортында яшәүче Зөлфия Хөсәенова инде берничә ел рәттән йортның ишегалдын түгел, ә юл ягын гүзәллеккә күмә. Кечкенә генә җирдә ниләр генә юк: берсеннән-берсе матур чәчәкләр, кулдан ясалган тегермән, кое дисеңме... бер сихри патшалыкны хәтерләтә бу бакча. Хуҗабикә бу турыда үзе болай ди: "Хыялларымны тормышка ашыруда интернет ярдәмгә килә. Чәчәкләрне үзем утыртсам, бу уенчыкларны ирем Фәрит ясый. Тик, кызганыч, бакчада туфрак бик начар. Берәр йөк машинасы яхшы туфрак салырга ярдәм итүче булса, бакчаны бераз киңәйтеп, матурлыкны тагын да арттырыр идек".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев