Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада җыр-моң сөючеләр яши

Район Мәдәният йортында "Җырлап ачыла күңел" район фестиваленең йомгаклау туры - Гала концерт булды. Ике ай дәвамында барган фестиваль кысаларында районыбызның барлык җирлекләре, оешма-предприятиеләр үзләренең җыр-моңга осталыкларын күрсәттеләр. Ниаять, әлеге чараның җиңүчеләре дә билгеле булды. Гала концертта иң яхшы дип табылган 26 номер сәхнәгә чыгарылды. Мәктәп укучылары, яшьләр, урта буын,...

Район Мәдәният йортында "Җырлап ачыла күңел" район фестиваленең йомгаклау туры - Гала концерт булды.

Ике ай дәвамында барган фестиваль кысаларында районыбызның барлык җирлекләре, оешма-предприятиеләр үзләренең җыр-моңга осталыкларын күрсәттеләр. Ниаять, әлеге чараның җиңүчеләре дә билгеле булды. Гала концертта иң яхшы дип табылган 26 номер сәхнәгә чыгарылды. Мәктәп укучылары, яшьләр, урта буын, өлкәннәр, ветераннар шулкадәр оста итеп чыгыш ясадылар ки, концертка килгән һәркем сөенеп, үзенең райондашлары өчен горурланып утырды, җыр-бию, нәфис сүз белән үрелеп барган бәйрәмнән рухи азык туплап таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмарада җырлап ачыла күңел

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X