Кукмарада тавыш бирү юлы белән “ПолитЗавод – 2014” проектының җиңүчесе ачыкланды (+фото)
"Яшь гвардия"нең "ПолитЗавод - 2014" республика иҗтимагый-сәяси проекты район Мәдәният йортында узган яшьләр форумы белән төгәлләнде. Әлеге чарада "Бердәм Россия" партисенең җирле бүлеге политсовет әгъзалары, район Советының аппарат җитәкчесе Резеда Гаянова, партиянең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Камилә Яппарова, Бөтенроссия сәяси партиясенең "Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе" төбәкара штабы җитәкчесе Ксения...
"Яшь гвардия"нең "ПолитЗавод - 2014" республика иҗтимагый-сәяси проекты район Мәдәният йортында узган яшьләр форумы белән төгәлләнде. Әлеге чарада "Бердәм Россия" партисенең җирле бүлеге политсовет әгъзалары, район Советының аппарат җитәкчесе Резеда Гаянова, партиянең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Камилә Яппарова, Бөтенроссия сәяси партиясенең "Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе" төбәкара штабы җитәкчесе Ксения Владимирова һәм башкалар катнашты.
Форумда башкала кунагы Ксения Владимирова, районның яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе начальнигы урынбасары Светлана Шәрәфиевалар чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы яшьләрнең иҗтимагый палатасына кандидатлар - Манзарас урта мәктәбе укытучысы Гөлназ Мөхәмәтҗанова һәм "Ләйсән" балалар бакчасында музыка җитәкчесе Нияз Хәсәновлар иде. Аларның чыгышларыннан соң, яшерен тавыш бирү уздырылды. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча "ПолитЗавод - 2014" проекты җиңүчесе итеп Нияз Хәсәнов табылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев