Кукмарада математикадан БДИ нәтиҗәләре билгеле булды
Кукмарада 490 егет-кыз математикадан Бердәм дәүләт имтиханы тапшырган иде. Бүген имтихан нәтиҗәләре билгеле булды. 100 балл туплаучылар юк. Нәтиҗәләр белән "Белем бирү сыйфаты мониторингы республика үзәге" дәүләт учреждениесе сайтына http://www.rcmko.org/ адресы белән кереп танышырга мөмкин."Сервис Участник ЕГЭ" сылтамасы белән барып, исем-фамилия, паспорт мәгълүматларын тутырырга кирәк. Математикадан минималь порог 24 балл...
Кукмарада 490 егет-кыз математикадан Бердәм дәүләт имтиханы тапшырган иде. Бүген имтихан нәтиҗәләре билгеле булды. 100 балл туплаучылар юк. Нәтиҗәләр белән "Белем бирү сыйфаты мониторингы республика үзәге" дәүләт учреждениесе сайтына http://www.rcmko.org/ адресы белән кереп танышырга мөмкин."Сервис Участник ЕГЭ" сылтамасы белән барып, исем-фамилия, паспорт мәгълүматларын тутырырга кирәк.
Математикадан минималь порог 24 балл иде. Тиешле бусаганы уза алмаучылар имтиханны кабат резерв көн - 19 июньдә тапшыра алачак. Әмма моның өчен рус теленнән БДИда да порогны узган булу шарт.
фото: kazan.bezformata.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев