Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада коррупция иң күп таралган тармаклар кайсы?

Узган атнада коррупциягә каршы көрәш буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы үткәрелде. Анда районда коррупция очраклары һәм аларның сәбәпләрен ачыклауга юнәлдерелгән социологик сораштыру нәтиҗәләре тикшерелде. Сораштыруда "Юмарт"һәм "Ратмир" сәүдә үзәкләренә килүчеләр арасыннан, балалары "Кояшкай" балалар бакчасына йөрүче әти-әниләр арасыннан барлыгы 444 кеше катнашкан. Араларында эшчеләр, төрле тармак хезмәткәрләре, эшсезләр, эшмәкәрләр, студентлар,...

Узган атнада коррупциягә каршы көрәш буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы үткәрелде. Анда районда коррупция очраклары һәм аларның сәбәпләрен ачыклауга юнәлдерелгән социологик сораштыру нәтиҗәләре тикшерелде.

Сораштыруда "Юмарт"һәм "Ратмир" сәүдә үзәкләренә килүчеләр арасыннан, балалары "Кояшкай" балалар бакчасына йөрүче әти-әниләр арасыннан барлыгы 444 кеше катнашкан. Араларында эшчеләр, төрле тармак хезмәткәрләре, эшсезләр, эшмәкәрләр, студентлар, пенсионерлар һәм төрле звено җитәкчеләре бар.

Сораштыруда катнашучыларның 39,7 проценты районда коррупция дәрәҗәсен уртача, 6,1 проценты югары дип исәпли. 10,2 процентына төрле коррупцион хәлгә юлыгырга туры килсә, 51,2 процентын мондый очраклар читләтеп үткән. Коррупция иң күп таралган тармаклар дип, халык түбәндәгеләрне саный:

ЮХИДИ - 56,1 процент,

сәламәтлек саклау - 46 процент,

эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре - 33,1 процент,

прокуратура хезмәткәрләре - 19,2 процент,

предприятие директорлары - 15,1 процент,

БТИ, "Роспотребнадзор", теркәү палатасы, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы, хәрби комиссариат хезмәткәрләре - 11-15 процент,

хөкемдарлар, пенсия фонды, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, ЗАГС, укытучылар, мәктәп директорлары, балалар учреждениеләре җитәкчеләре - 10 проценттан түбәнрәк.

Шунысын да онытмаска кирәк: бер тапкыр ришвәт биреп, проблемаларын хәл иткән кеше бу турыда күп вакыт дәвамында онытмый, шуңа күрә, теге яки бу тармакта хәл күптән инде яхшы якка үзгәргән булса да, ул аның турында тискәре фикерен үзгәртми.

Ә район халкын нинди проблемалар борчый соң? Сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, 57,3 проценты кибетләрдәге товар бәяләреннән, 39,7 проценты хезмәт хакы күләменнән, 34,8 проценты эш белән тәэмин ителештән канәгать түгел. Шулай ук респондентларның 31,9 проценты шәхси машиналарны кую урыннары булмауга борчыла, авыл хуҗалыгының торышы, балалар бакчаларына чиратлар зур булу да халыкның тынычлыгын боза.

Хезмәт урыныннан файдаланып, эшкә үз туганнарын, дусларын алу белән бәйле очраклар да бар икән районыбызда. Әмма күп түгел: сораштыруда катнашучыларның 14 проценты гына уңай җавап биргән, ә 68,4 проценты андый очракларны белми икән. Халык фикеренчә, хезмәт урыныннан явызларча файдалану очраклары сәламәтлек саклау тармагында, ял йортларына юлламалар, субсидияләр, җир кишәрлекләре бүлгәндә, җитәкчене билгеләп куйганда еш күзәтелә. Шулай да, сораштыруда катнашучыларның 82,3 проценты коррупция очраклары турында беркая да хәбәр итмәгән (моны алар кирәксез һәм файдасыз гамәл дип саный), 5 проценттан азрагы интернет һәм ышаныч телефоны аша югары органнарга хәбәр иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев