Кукмарада җир тетрәмәде
Татарстанның кайбер шәһәр һәм районнарында яшәүчеләр бүген җир асты селкенүен тоеп, республиканың Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының дежур частенә хәбәр иткән. Сейсмологлар бу фактны расламасалар да, Кукмара халкы борчуда. Кемгә генә мөрәҗәгать итсәң дә: -Җир селкенүен Казан, Яр Чаллы халкы сизгән икән. Бездә дә...
Татарстанның кайбер шәһәр һәм районнарында яшәүчеләр бүген җир асты селкенүен тоеп, республиканың Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының дежур частенә хәбәр иткән. Сейсмологлар бу фактны расламасалар да, Кукмара халкы борчуда. Кемгә генә мөрәҗәгать итсәң дә:
-Җир селкенүен Казан, Яр Чаллы халкы сизгән икән. Бездә дә була күрмәсен, - дип сөйлиләр.
-Әмма хафаланырга урын юк. Кукмарада җир селкенү белән бәйле бернинди дә хәбәр кермәде, - ди янгынга каршы Федераль хезмәтенең ТР буенча 117нче янгын сүндерү часте җитәкчесе Мансур Рәхмәтуллин.
Шунысын искәртәбез, моңарчы Кукмарада җир тетрәгәне юк иде, алга таба да булмас, дип ышанабыз.
фото: http://www.region-07.ru/labels/mchs-rossii
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев