Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада элеватор ябылырга җыенмый

Соңгы вакытта халык телендә элеватор ябыла дигән сүзләр ишетелә башлады.

Әлеге сүзләргә ачыклык кертергә теләп, оешма җитәкчесе Рафил Ибраһимов белән сөйләштек.

- "Вамин" оешмасы таркалганнан соң, элеватор "Татагролизинг" карамагына күчте, ә "Сөт иле" аны арендага алып эшли, - диде ул. - Безнең төп хезмәт - бөртеклеләрне киптерү, саклаудан гыйбарәт. Димәк, авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшләп торганда, басу-кырларда иген үстерелгәндә элеваторның эшчәнлегенә берничек тә нокта куеп булмый. Барлык игенчелек белән шөгыльләнүчеләрнең дә ашлык киптерү җайланмасы тотарга мөмкинлекләре юк, чөнки ул бик кыйммәткә төшә. Ә бөртекләрне тиешенчә эшкәртмисең икән, ул ел буе тир түгеп башкарган хезмәтне җилгә очыру белән бер. Сыйфатсыз ашлык сатып алып, авыр хәлгә калучылар да бар бит.

Элеваторда дүрт ашлык киптерү җайланмасы эшли. Үткән ел складларга егерме ике мең тонна икмәк салынды. Ашлыкның күп өлешен районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермер хуҗалыкларыннан, Киров өлкәсенең Нократ Аланы районыннан китерделәр. Шулай ук хөкүмәтнең саклауга куелган 1620 тонна икмәге бар.

Бүгенге көндә бездә илле биш кеше хезмәт куя, ә сезон вакытында эшчеләрнең саны йөз егермегә җитә. Ел саен үзебезнең дүрт отряд урак өстендә хуҗалыкларга ярдәм күрсәтә. Алар җитәрлек күләмдә техника белән тәэмин ителгән: сигез - ашлык суктыру, биш терлек азыгы хәзерләүче комбайннарыбыз, К-700 тракторы һәм алты КамАЗ машинасы бар. Шуның икесе - бөртеклеләрне җыеп алуда, тагын икесе терлек азыгы хәзерләүдә катнаша. Алар районның "Дружба", фермер хуҗалыкларында, Яңа Чишмә районында, Киров өлкәсендә хезмәт куйдылар. Әлеге отрядларның көче белән барлыгы 14 мең тонна ашлык суктырылды, 28 мең тонна сенаж салынды.

Шулай ук элеватор карамагында бер кибет, ипи пешерү цехы, ашханә эшләп килә. Алар оешма хезмәткәрләрен генә түгел, бөтен район халкын хәләл ризык белән тәэмин итә. Җитештергән, саткан продукцияләре белән алар тулысынча үзләрен аклыйлар. Көн саен 500дән артык кайнар икмәк табадан төшә, башка төр камыр ризыклары да пешерәләр, заказлар алалар.

Шунысын да әйтергә кирәк: бүгенге көндә элеваторда ярма җитештерелә, Яңа Чишмә районындагы агрофирмаларга катнаш азык әзерләп озатыла, тавык-чебешләр өчен дә катнаш азык ясала.

Әлбәттә, авырлыклар да бар. Бу системада унбиш елдан артык эшлим, әмма бүгенге кебек вәзгыять белән беренче тапкыр очрашам. Бер вакытта да әзерләүләр чорына караганда бөртеклеләрнең язын сату бәясе түбән булганы юк иде. Әмма шуңа да карамастан элеватор эшли, коллектив саклана, иң мөһиме - хезмәт хаклары, салымнар белән тоткарлыклар юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk