Кукмарада быел балалар катнашында 3 авария булды
Балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләрен кисәтү максатында 19 июньгә кадәр "Игътибар - балалар!" кисәтү акциясе бара. Агымдагы елның дүрт аенда республика юлларында балалар белән бәйле булган 108 юл фаҗигасендә 6 баланың гомере өзелде, 129ы төрле тән җәрәхәтләре алды. Узган елның җәйге чорларында исә 221 бәхетсезлек очрагында 10 бала һәлак...
Балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләрен кисәтү максатында 19 июньгә кадәр "Игътибар - балалар!" кисәтү акциясе бара. Агымдагы елның дүрт аенда республика юлларында балалар белән бәйле булган 108 юл фаҗигасендә 6 баланың гомере өзелде, 129ы төрле тән җәрәхәтләре алды. Узган елның җәйге чорларында исә 221 бәхетсезлек очрагында 10 бала һәлак булды, 243е зыян күрде. Кукмарада исә быел 3 юл һәлакәтендә 4 бала төрле җәрәхәтләр алды.
Балалар җәяүлеләр буларак та бик еш фаҗигаләргә очрыйлар. Юл аша чыкканда аеруча сак һәм игътибарлы булырга кирәк. 22 апрельдә Яр Чаллы шәһәрендә руль артына утырган ир-егетнең тиешле тизлекне сакламавы нәтиҗәсендә 15 яшьлек баланы бәрдерә. Бала юл йөрү кагыйдәсен бозып, тиеш булмаган урыннан юл аша чыккан була. Ул төрле җәрәхәтләр белән дәваханәгә җибәрелә.
Күпчелек ата-аналар балалары белән юлга чыкканда газизләренең иминлеге хакында тиешенчә уйлап бетермиләр. 19 февральдә кичке сәгать җиделәр тирәсендә Мәскәү-Уфа юлында Хонда автомобиле шоферы, юл йөрү кагыйдәсен бозып, юлның каршы як полосасына чыга һәм МАЗ белән бәрелешә. Һәлакәттә автомобиль шоферы, аның 32 яшьлек пассажиры, 3нче һәм 6нчы сыйныфларда укучы кызлар һәлак булалар. Балаларның берсе махсус утыргычта булмый. Махсус утыргычлар күп вакыт сабыйларның гомерләрен саклап кала ала. Балалар белән юлга чыкканда әти-әниләр, өлкәннәр бу хакта да онытмасыннар иде, - ди район ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов.
фото: http://vladnews.ru/2010/10/22/34921.html
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев