Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада-Аксубай делегациясе

Бүген районыбызда Аксубайдан район Башлыгы Камил Гыйльманов җитәкчелегендәге делегация булып китте. Алар Пчеловод авылында Роберт Димитриевның гаилә фермасында, Вахит авылы мәдәният йортында, Вахит терлекчелек комплексында, Олыяз авылында яшәүче Фәнис Әһлиуллинның гаилә фермасында, "Урал" хуҗалыгының Түбән Казаклар авылы фермасында булдылар. Аннан соң килгән кунакларны Кукмара күппрофильле лицее коллективы кабул итте. Туган...

Бүген районыбызда Аксубайдан район Башлыгы Камил Гыйльманов җитәкчелегендәге делегация булып китте. Алар Пчеловод авылында Роберт Димитриевның гаилә фермасында, Вахит авылы мәдәният йортында, Вахит терлекчелек комплексында, Олыяз авылында яшәүче Фәнис Әһлиуллинның гаилә фермасында, "Урал" хуҗалыгының Түбән Казаклар авылы фермасында булдылар. Аннан соң килгән кунакларны Кукмара күппрофильле лицее коллективы кабул итте. Туган як музее да аксубайлыларда җылы тәэсирләр калдырды. Соңыннан делегация эшмәкәр Ленар Юнысовның кардолента фабрикасында булып, яңа төр продукция җитештерү процессы белән танышты. Туембаш авылында калай эшләнмәләр ясаучы Рамил Мөбарәкшин, йон тетү белән шөгыльләнүче Зөлфәт Гарипов, итек басучы Рамазан Галимовларның эшчәнлеге дә кунакларда зур кызыксыну уятты.

-Кукмара эшле дә, ашлы да район икән. Биредә өйрәнерлек, үрнәк алырлык мисаллар бик күп, - диделәр Аксубайдан килгән кунаклар һәм мондый очрашуны оештырганнары өчен район җитәкчелегенә зур рәхмәтләрен белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk