Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кукмара районында сентябрь аенда йогышлы авырулар турында 86 хәбәр алынган

"Роспотребнадзор"ның Кукмара төбәк бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, сентябрь аенда йогышлы авырулар турында 86 хәбәр алынган. Кискен эчәк инфекциясе, сифилис, гоноккок инфекциясе, паразитар авырулар белән - берәр, скарлатина, геморрагик бизгәк белән - 2, ОРВИ белән - 68, пневмония белән - 3, микроспория белән 7 кеше авырган. Хайваннардан 7 кеше зыян күргән....

"Роспотребнадзор"ның Кукмара төбәк бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, сентябрь аенда йогышлы авырулар турында 86 хәбәр алынган. Кискен эчәк инфекциясе, сифилис, гоноккок инфекциясе, паразитар авырулар белән - берәр, скарлатина, геморрагик бизгәк белән - 2, ОРВИ белән - 68, пневмония белән - 3, микроспория белән 7 кеше авырган.

Хайваннардан 7 кеше зыян күргән. Эшкәртелергә тиешле объектларда дезинфекция эше үзвакытында башкарылган. 61 объект профилактик яктан эшкәртелгән, шул исәптән кимерүчеләргә карата 61260,5 квадрат метр мәйданда, дымлы дезинфекция 1100 квадрат метр мәйданда ясалган.

Бу вакыт эчендә химик матдәләр белән (керосин һәм терекөмеш) агулануның ике очрагы теркәлгән. Аларда ике һәм өч яшьлек балалар зыян күргән.

15 урындагы һәм физик затка административ чара күрелеп, 38 мең сумлык штрафка тартылган. Административ хокук бозулар турындагы бер материал судка җибәрелгән.

фото: http://izvestiya.in.ua

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев