Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара районында быел 55 пар аерылышкан

Гаиләсен таркатучы парларның юллары да кабат ЗАГС белән бәйләнә. Быелның сигез аенда районда 55 гаилә үзенең никахын өзгән. -Аерылышучыларның 92,8 проценттан артыгы - суд, 3,6 проценты - хөкем карары, 3,6 проценты балалары булмаган ир белән хатынның уртак ризалыгы буенча теркәлде, - дип ачыклык кертә район ЗАГС бүлеге мөдире Зөлфия Латыйпова....

Гаиләсен таркатучы парларның юллары да кабат ЗАГС белән бәйләнә. Быелның сигез аенда районда 55 гаилә үзенең никахын өзгән.

-Аерылышучыларның 92,8 проценттан артыгы - суд, 3,6 проценты - хөкем карары, 3,6 проценты балалары булмаган ир белән хатынның уртак ризалыгы буенча теркәлде, - дип ачыклык кертә район ЗАГС бүлеге мөдире Зөлфия Латыйпова. - Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Россия Гаилә кодексына үзгәрешләр кертү турындагы тәкъдимне хуплады. Алар аерылышу турында гариза тапшыручы парларга уйлар өчен бирелә торган вакытны өч айга кадәр озайтырга кирәк дигән фикерне белдерәләр. Чөнки өстәмә вакытның гаиләне саклап калуы бик ихтимал. Шулай ук суд аша аерылышучылар өчен дә яңалыклар булуы мөмкин. Балигъ булмаган бала тәрбияләүче парларның икесенең берсе аерылышырга теләмәсә, аларга ярты ел вакыт бирергә кирәк, ди депутатлар.

Гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту өчен районның "Тылсым" үзәгендә "Гармония" яшь гаиләләр клубы эшли. Әлеге клубның утырышларында психологлар, җәмәгать судьялары, медицина хезмәткәрләре, дин әһелләре чыгыш ясый. Аерылышу чигенә килеп җиткән парлар белән төрле аңлату әңгәмәләре, тренинглар уздырыла, рольле уеннар, түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев