Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара районында 27 мәктәп төзекләндерелде

Стабильлек һәм балаларның киләчәге өчен ышанычның мөһим факторы - өметле һәм нәтиҗәле мәгариф системасы. Белем бирүнең сыйфаты буенча Татарстан илнең беренче бишлегенә керә. Республикада уникаль инновацион белем бирү технологияләре тормышка ашырыла, яшь талантларны барлау һәм аларның сәләтләрен үстерүгә ярдәм итү буенча да зур эш башкарыла. 2012 елдан Татарстан территориясендә 14...

Стабильлек һәм балаларның киләчәге өчен ышанычның мөһим факторы - өметле һәм нәтиҗәле мәгариф системасы. Белем бирүнең сыйфаты буенча Татарстан илнең беренче бишлегенә керә. Республикада уникаль инновацион белем бирү технологияләре тормышка ашырыла, яшь талантларны барлау һәм аларның сәләтләрен үстерүгә ярдәм итү буенча да зур эш башкарыла. 2012 елдан Татарстан территориясендә 14 яшьләр инновацион үзәге эшли башлау моның ачык мисалы. Шулай ук мәгариф учреждениеләренең матди-техник базасын ныгытуга да зур игътибар бирелә. Татарстан Президенты башлангычы белән тормышка ашырылучы капиталь ремонт программасы нигезендә республиканың 780нән артык мәктәп һәм балалар бакчасы яңартылды, соңгы биш елда 30 яңа мәктәп сафка басты.

30 елдан элегрәк төзелгән мәктәпләрне төзекләндерүгә юнәлдерелгән республика программасыннан Кукмарабыз да читтә калмады. Районда 27 мәктәп ремонтланды. Узган ел мәктәпләрне капиталь төзекләндерү буенча республика Президент программасы кысаларында өч белем йорты - Кукмара беренче гимназиясе, Кәркәүч һәм Түбән Өскебаш урта мәктәпләре үзләренең икенче "яшьлек"ләрен кичергән булсалар, быел исә районыбызның Зур Кукмара, Лубян, Урта Комар, Сәрдекбаш урта мәктәпләре укучыларны һәм укытучыларны яңартылган биналарда каршы алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев