Кукмара музеенда күренекле журналист һәм язучы Фәния Хуҗиахмәт белән очрашу узды (фото)
Очрашуда "Ак калфак " оешмасы вәкилләре, мәдрәсә мөслимәләре, хуҗабикәләр катнашты. Фәния Хуҗиахмәт үзенең иҗаты белән таныштырды, истәлекләре белән уртаклашты, 2017 елгы "Татар-мөселман календаре"н тәкъдим итте. Очрашуда балаларга дини-әхлакый тәрбия бирү мәсьәләсе кузгатылды, һәркем үзенең уй-фикерләрен җиткерде һәм тәкъдимнәрен кертте. Музей директоры Ләбүдә Дәүләтшина 15 ноябрьдә узачак очрашуны "Киез итек-киез комбинаты"нда...
Очрашуда "Ак калфак " оешмасы вәкилләре, мәдрәсә мөслимәләре, хуҗабикәләр катнашты. Фәния Хуҗиахмәт үзенең иҗаты белән таныштырды, истәлекләре белән уртаклашты, 2017 елгы "Татар-мөселман календаре"н тәкъдим итте. Очрашуда балаларга дини-әхлакый тәрбия бирү мәсьәләсе кузгатылды, һәркем үзенең уй-фикерләрен җиткерде һәм тәкъдимнәрен кертте. Музей директоры Ләбүдә Дәүләтшина 15 ноябрьдә узачак очрашуны "Киез итек-киез комбинаты"нда уздырырга теләвен белдерде. Бу тәкъдимне утырмада катнашучылар бик сөенеп кабул иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев